Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә Төркиядән 316 мең данә йомырка кертелгән


1 гыйнвардан Русиядә тавык йомыркасына пошлиналар бетерелде. Ул 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак.

Русиягә Төркиядән 316,8 мең данәдә беренче партия тавык йомыркасы кертелгән. Бу хакта Россельхознадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Русиядә сатар өчен "Яраг-Казмалар" чигеннән Төркиядән 19,36 тонна (316 800 данә) тавык йомыркасы кертелде", диелә оешма хәбәрендә.

Элегрәк Русия хөкүмәте читтән кертелгән йомыркалардан пошлина алмауны хуплады. Чит илдән кертелгән йомырка өчен пошлинаны 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр алмаячаклар. Бу салым продукция бәясенең 15 процентын тәшкил итә иде.

Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен тырыша.

Көздән бирле илдә тавык йомыркасына бәяләр арта. Росстат хәбәренчә, 2022 ел башыннан йомырка бәясе 46,2 процентка арткан.

Былтыр 19 декабрьдә Русиягә Азәрбайҗаннан беренче партия йомырка кертелде - анда 36 тонна йомырка, ягъни 612 мең данә иде. Тагын 306 мең данә 21 декабрьдә кертелде.

Ираннан да йомырка килүе көтелә.

Әфганстан татарлары да Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзерлеген белдерде.

"Татарстанда әфган азык-төлеге сатыла торган павильоннар оештырырга ниятлибез, анда иң түбән бәяләр булачак. Мәсәлән, безнең исәпләүләргә күрә, ун данә йомырка 80 сумнан да артмаячак", дигән Әфганстан татарлары шурасы башлыгы Забихулло Надери Татар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG