Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Русиянең 104 шахматчысы спорт ватандашлыгын алыштырган


Украинада сугыш башланганнан соң Русиянең барлыгы 192 шахматчысы спорт ватандашлыгын үзгәрткән.

2023 елда Русиянең 104 шахматчысы ватандашлыкларын алыштырган. Әлеге саннар Халыкара шахмат федерациясе сайтында чыккан статистикада күренә.

Дөнья рейтингының беренче йөзлегенә кергән шахматчылар арасында Русиядән Санар Сюгиров (40нчы урын), Алексей Сарана (41), Владимир Федосеев (45), Никита Витюгов (50), Александр Предке (64), Кирилл Алексеенко (89) һәм Александра Костенюк (хатын-кызлар рейтингында 11нче))

Шул ук вакытта Русия җыелмасына узган елда биш спортчы килгән: Украина такымыннан Юрий Айрапетян һәм Виктор Филонов, Австралиядән Давид Буката, Азәрбайҗаннан Канан Гейдарли, Казакъстаннан Надежда Искичекова.

Украинада сугыш башланганнан соң Русиянең барлыгы 192 шахматчысы спорт ватандашлыгын үзгәрткән.

Былтыр октябрь аенда Русия президенты Владимир Путин яшь спортчыларның чит илгә китүен контрольгә алырга кушты.

Бу "Ак барс" хоккей клубына да кагылырга мөмкин. Хоккейчы Никита Евсеев "Ак Барс" белән килешүне өзәргә тели. Уенчы чит илгә китү турында да уйлый. Әмма аның агенты Шуми Бабаев бу уңайдан Владимир Путиннан төшкән фәрман булуын әйтте.

"Бездә президентның яшь уенчылар Русиядә калырга тиеш дигән фәрманы бар", диде ул.

Sports.ru язуынча, халыкара шахматларда спорт ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алыштырып була. Уенчыга яңа ил ватандашлыгын алмаса да була, аңа бу илдә даими яшәргә һәм федерациягә такымын алыштыру турында белдерү дә җитә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG