Мәскәүдә казакъ җәмгыяте башлыгы Полат Жамаловка Җинаять кодексының 207.3 (гаскәр турында "фейк" тарату) маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының ябык хисабына сылтанып "Верстка" хәбәр итә.
Журналистлар мәгълүматынча, Жамаловка эш 11 сентябрь ачылган. ТАСС агентлыгына куәт оешмалары вәкилләре әлеге хәбәрне раслаган.
Җинаять эше ачуга Жамамловның Фейсбук сәхифәсендәге посты сәбәп булган. Постка ул документ фотосы элгән, анда 2022 елның август уртасына Украинадагы сугышта 48 759 русия солдаты һәлак булган дип язылган.
Имеш, әлеге документ Русия финанс министры урынбасары Ирина Окладниковадан вице-премьер Дмитрий Григоренкога җибәрелгән. "СВО башланганнан бирле айга уртача 8132 һәлак булучы... акча исәп ярата", дип язган булган Жамалов үзе.
Моннан тыш, 2022 елның гыйнварында Казакъстанда протестлар вакытында Русия гаскәрләрен кертүне тәнкыйтьләгән һәм моны оккупация дип атаган.
Быел 2 июньдә Казанда Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа өч җинаять эше ачылды, соңгысы Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында. Әлеге эш Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә.
2023 елның беренче яртысында Русиядә гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп 21 кешене хөкем иткәннәр. Бу хакта "Коммерсантъ" язды. Шуларның сигезе ирекләреннән мәхрүм ителгән, өчесен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, унысына штраф салганнар.
Бу гаепләү белән былтыр беренче айда хөкем ителгәннәрнең саны 2022 ел буе хөкем ителгәннәрдән дә күбрәк - ул елны 14 кешегә хөкем карары чыккан булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум