Чиләбедә 16 яшьлек дагыстанлы кулга алынган. Ул Шагол аэродромында хәрби очкычка ут төртүдә гаепләнә. Шулай ук яшүсмер 2023 елның ноябрен һәм декабрендә Дагыстан тимер юлында берничә янгын чыгару омтылышында шикләнелә. Бу хакта ФСБ хәбәр итә. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алган.
Чиләбе янындагы Шагол хәрби аэродромында Су-34 очкычына 4 гыйнварга каршы төндә ут төрттеләр. Украинаның баш күзләү идарәсе очкычның янып бетүен әйтте. Русия чыганаклары мәгълүматларынча, аны сүндерә алганнар, очкычка китерелгән зыян күләме әйтелми. Шул ук вакытта, Украина массакүләм мәгълүмат чаралары күзләү чыганакларына таянып, бу Украинаның махсус операциясе дип язды.
Исеме әйтелмәгән яшүсмер 5 гыйнварда тоткарлана. Аңа чикләү карары ябык ишекләр артында чыгарыла. Ул Саклану Министрлыгы корылмасында диверсия ясауда гаепләнә. Бу гаепләү нигезендә аңа 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. ФСБ хәбәренчә, егет Украина махсус хезмәтләре күрсәтмәсе белән эш иткән, аның кесә телефонында "Украина кураторлары" белән язышулары табылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум