8 гыйнварга каршы төндә Казанның Дәрвишләр бистәсендә күпкатлы 11 йорт, балалар бакчасы, мәктәп, төзелеш көллияте җылысыз калган. Моңа бистәнең Халезов урамында урнашкан пар казаннары эшләми башлавы сәбәпче. Бу хакта Казанның Совет районы хакимиятенә сылтама белән "Татар-информ" җиткерә.
Пар казаннарындагы төзексезлекләрне төн урталарына гына җайга салганнар һәм йортларга җылы җибәрелә башлаган дип хәбәр ителә.
Яңа атна Татарстанда көчле суыклар белән башланып китте. Дүшәмбегә каршы төндә республикада -25...-28 градуска кадәр суытачагы фаразланган иде, көн аязлаганда салкыннар -33 градуска кадәр көчәер дип көтелә.
- Былтыр декабрь ае башында да Татарстан белән Башкортстанда -40 градуслы зәмһәрир суыклар торды.
- Ул чакта да коммуналь челтәрдә каза чыгып җылы бирүдә өзеклекләр булды. Аерым алганда Казанның Совет районында берничә балалар бакчасында җылылык бирүне туктаттылар. Тәрбиячеләр балаларны әти-әниләре килеп алып киткәнче җылыткычлар кабызып куйды.
- Татарстанда зәмһәрир суыклар вакытында коммуналь челтәрләрдә казалар булса дип 188 мең кешене сыйдыра ала торган 496 вакытлы яшәү пунктлары әзерләнгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум