Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядәге татар активистлары Фәләстинне яклау чараларында катнаша


АКШның Майами шәһәрендә Фәләстинне яклау чарасы, архив фотосы
АКШның Майами шәһәрендә Фәләстинне яклау чарасы, архив фотосы

Татар активистлары шулай ук Австралиядә Израил тауарларына бойкот белдерүне сорап җирле парламент вәкилләренә петицияләр язуын, Австралия хөкүмәтеннән Израилгә җибәреп торган ярдәмен туктатуны таләп итүен әйтә.

Фәләстинне яклаган протест чаралаы, демонстрацияләр Австралиядә хәзер атна саен, шимбә-якшәмбе көннәрендә уза. Алар нигездә Сидней, Аделаида, Мельбурн кебек эре шәһәрләрдә оештырыла. Бу чараларда Австралиядәге татар активистлары да актив катнаша.

Шуларның берсе, Аделаидада яшәүче Диләрә Вәлиф (Вәлиева): "Мөмкинлек булганда без бу чараларга һәрвакыт катнашырга тырышабыз, Фәләстиндәге меңнәрчә гади кешеләрнең утка тотылуы, аларга каршы алып барылган һөҗүмнәр безне бик хәсрәтләндерә", дип белдерә.

Берүк вакытта аның башка илләрдәге татарларга дәгъвасы да бар, аның фикеренчә, социаль челтәрләрдә аларның Фәләстинне яклаган язулары күренми, һәм бу аның өчен бик үкенечле күренеш. Вәлиф сүзләренә караганда, Русия Украинага басып кергәч, Европа һәм Америкадагы күп кенә татарлар украиннарны яклап чыгышлар ясаган иде. "Хәзер андый чыгышлар юк", ди Диләрә Вәлиф.

Ул үзе Аделаида татар мәхәлләсе эшләрендә актив катнаша, Сабантуйлары оештыра, Австралиядәге урыс рәсмиләре, бигрәк тә Казандагы Татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә тора. Путин Украинага басып кергәч тә әлеге Конгресс җитәкчелеге шул сугышны хуплап чыкты, аны шыпырт кына бар Конгресс исеменнән дә хуплатырга маташты. Ә инде Аделаида Сабантуе үзе 2018 елда "From Russia with love" дигән шигар һәм "Калинка" җыры белән истә калды.

Газзәдәге соңгы фаҗига анда хакимияттә булган ХӘМӘС төркеменең узган ел октябрендә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды. Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды. Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек нигездә мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.

Аделаида татар мәхәлләсе эшләрендә актив катнашкан Диләрә Вәлиф урам протестлары белән генә чикләнмичә, Австралиядә Израил малына бойкот белдерүне сорап җирле парламент вәкилләренә петицияләр язуын, Австралия хөкүмәтеннән Израилгә җибәреп торган ярдәмен туктатуны таләп итүен әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG