Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссёр Берковичның җинаять эшендә экспертиза исламны "террорчы идеология" дип атаган


Евгения Беркович. Архив фотосы
Евгения Беркович. Архив фотосы

Бүген Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсе Беркович һәм Петрийчукны сак астында тотуны озайтуны карый. Аларга "Финист Ясный сокол" спектакле өчен террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачтылар. Спектакль хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) "Финист Ясный Сокол" спектакле турындагы җинаять эше белән бәйле яңа экспертиза үткәргән, дип җиткерә "Медиазона". Бу җинаять эше аша спектакльне куйган режиссер Женя Беркович һәм драматург Светлана Петрийчук уза.

Берковичның яклаучысы Ксения Карпинская әйтүенчә, бу экспертизада ФСБ "ислам идеологиясе террорчылыкка тәңгәл" дип ышандыра.

"Ә беләсезме нинди нәтиҗәләр? Ислам идеологиясе - террорчылыкка тигез дигән. Ә яулык бөркәнү яки пәрәнҗә кию һәм мөселманнарча өйләнешү - террорчылык кылынуын раслый. Әгәр моның белән танышсагыз, безнең илнең яртысы террорчылар булып чыга - ислам динен тотучылар", дип Карпинская экспертиза нәтиҗәләрен сөйләп күрсәткән .

Бүген, 9 гыйнварда, Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсе Беркович һәм Петрийчукны сак астында тотуны озайтуны карый. Моны тикшерү сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар 2023 елның 5 маеннан тикшерү изоляторында утыра. Аларга "Финист Ясный сокол" спектакле өчен террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачтылар.

  • "Финист Ясный Сокол" пьесасына экспертизаны Украинадагы сугышны яклаучы, үзен дин белгече дип атаган Роман Силантьев үткәргән иде. Ул спектакльдә "радикаль исламизм" һәм "радикаль феминизм пропагандасы" күрде.
  • "Финист Ясный Сокол" спектакле хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән. Ул өч ел элек Мәскәүдә куелды, 2022 елда ике "Алтын битлек"бүләге алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG