Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия булдырылды


Әлмирә Әдиятуллина, архив фотосы
Әлмирә Әдиятуллина, архив фотосы

"Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды мөслимә журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина исемендәге бүләк-премия булдырылуы турында хәбәр итте. Ул татар-мөселман журналистларга гына түгел, урыс-правослауларга да тапшырылачак.

"Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев матбугат очрашуында журналист, мөслимләрне яклаучы һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия булдырылуы турында хәбәр итте.

2022 елда хәйрияче Фәрит Мифтахов "Ярдәм" мәчетендә Әлмира Әдиятуллинаны искә алу чарасында аның исемендәге премия турында игълан итеп, Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минхаҗга 10 мең сумлык премияләр тапшырган иде. "Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев бу эш шушы башлангычның дәвамы булуы хакында әйтте һәм Фәрит Мифтаховны да премия эшендә катнашырга чакырачакларын белдерде.

Фонд билгеләгән әлеге премия журналистларга һәр елны 5 номинациядә тапшырылачак: телевизион тапшыру, радиотапшыру, телевидениедә репортаж-яңалык, басма матбугатта мәкалә, Интернет матбугатта язма.

Һәр номинациядә бер урын билгеләнәчәк.

Бәйгенең максаты – журналистиканың рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау. Тәкъдим ителгән материаллар медианы һуманлаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм, гаилә кыйммәтләрен саклау, бер-береңә таяныч күрсәтү, җәмгыятьтәге кардәшлекне арттыручы проектларга теләктәшлек белдереп эшләнгән материаллар булыр дип көтелә.

Журналистларның эшләрен март аеннан октябрьгә кадәр, татар һәм урыс телләрендә кабул итәргә уйлыйлар. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.

"Конфессия ягыннан да чикләүләр юк, бу бәйгедә правослауларга да катнашырга мөмкин. Бәйгенең максаты медианы һуманлаштыру", дип белдерде "Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова.

Февраль аенда премиянең нигезләмәсе әзерләнеп беткәч кенә премиянең суммасы төгәл билгеле булачак. Нигезләмә үзе "Ярдәм-Помощь" фондының рәсми сайтында һәм "Мөслимә" газетының Рамазан аена багышланган махсус санында март аенда басылып чыгачак.

"Ярдәм-Помощь" фонды 2023 елда Рафаэль Дәүлиев исемендәге премия дә булдырган иде. Татарстанның Җәзаларны үтәтү федераль идарәсендә җитәкче урынбасары булган Дәүлиев төрмәләрдә мөселманнар белән актив эш алып барган, "Ярдәм" фонды белән өзлексез элемтәдә торган.

Белешмә

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина (Әлмира Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Мәскәү мәхкәмәләренә йөреп, Русия мөслимәләренә паспортка фотога яулыктан төшү мөмкинлеген булдырган, Планетаның 100 иң яхшы хатын-кызы номинациясендә Нобель премиясенә тәкъдим ителгән татар мөселман хатын-кызы.

1938 нче елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туган. "Совет мәктәбе", "Азат хатын", "Сөембикә" журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. 1997 елдан "Мөслимә" журналы баш мөхәррире була. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998), Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе вазифасын башкарды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе булып торды.

2021 елның 27 июлендә Казанда вафат булды, Казанның мөселман зиратында җирләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG