Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмирә Әдиятуллина узган юл: Милләт, хокук, мәгърифәт


Әлмирә Әдиятуллина

27 июльдә Казанның мөселман зиратында журналист, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы Әлмирә Әдиятуллина белән хушлаштылар. Азатлык аның иң зур хезмәтләрен барлады.

Зираттагы хушлашу тыныч узды, нәкъ татарча, ислам кагыйдәләре белән. Биредә мәрхүмәнең бердәнбер кызы, көрәштәшләре, хезмәттәшләре күренде. Татарстан диния назарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов зират капкасы янында ирләрдән җеназа намазы укытты. Ике сафка тезелгән ирләр арасында Казавнның "Ярдәм" мәчете җитәкчелеге, бу мәхәлләнең актив мөселманнары. Соңгы елларда Әлмирә Әдиятуллина "Ярдәм" мәчетендә эшләде, соңгы ике елда урын өстендә ятып авырганда да шушы мәхәллә кешеләре аны карап тәрбияләде.

Җеназа вакытында "Без аны һәрвакыт якын иттек. Милләтебезгә дә, Татарстан өммәтенә генә түгел, Русия өммәтенә дә бик файдалы һәм кирәк эшләр башкарып, динебезнең алга баруына сәбәпче булды", диде Илфар Хәсәнов.

Әлмирә Әдиятуллина һөнәре белән журналист булды, озак еллар дәвамында "Сөембикә" журналында эшләде, аннары пенсиягә чыккач, үз акчасына "Мөслимә" газетын чыгарды. Әмма ул каләм иясе генә булып калмады, аның тормышы тоташ көрәш һәм мәгърифәтчелек тарату булды.

Яулык өчен көрәш

Мәрхүмә беренче чиратта Татарстан, Русия мөселманнарының хокуклары өчен көрәшче буларак истә калачак. Ул Татарстанның Түбән Кама шәһәренең мөслимәләре белән бергә мәхкәмә бусагаларын таптап, паспортка яулыктан төшәргә ярый дигән хокукны яулап алучылар белән бер сафта булды. Татар мөслимәләре мәхкәмәләрдә чыгышлар ясап, яулыктан йөрү хокукына ирешеп башка дин вәкилләре өчен дә юл ачты.

Русия Югары мәхкәмәсе дини карашлар сәбәпле паспортка яулыктан фотога төшәргә ярый дигән карарны 2003 елның 15 маенда чыгарды. Бу хокукка ирешүчеләр арасында мәрхүмә Әлмирә Әдиятуллина да бар иде.

Ахыры уңай нәтиҗәле булачагына ышанмыйча тәкъдим иттем

Бу мәхкәмә эшләре Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 2002 елда башлана. Ул чакта Русиядә паспортның яңа төре чыга башлый һәм анда яулыктан фотога төшерү ярамаган булып чыга. Бу хәлгә Түбән Камада яшәүче мөслимә Гөлнур Нуриева тарый. Паспорт ясатырга килә, мөслимәгә яулыкны салып фотога төшәргә тәкъдим ителә. Нуриева баш тарта. Ул инде бүген мәрхүмә. Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә ул вакытта имам эшен Рөстәм Идиятуллин алып бара. Гөлнур ханым имамга хәлләрне сөйли, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хокук бозыла икән, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк дидем, әмма аның ахыры уңай нәтиҗәле булачагына ышанмыйча тәкъдим иттем дип искә ала 2002 елдагы хәлләрне Рөстәм Идиятуллин Азатлык белән сөйләшүдә. Аларга адвокат Фәрит Заһидуллин кушыла. Нәкъ ул Русия эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза хезмәтенең Түбән Камадагы бүлеге мөслимәләрнең хокукларын боза дип, шәһәр мәхкәмәсенә гаризаны язып та бирә. Гаризага унлап кеше имзасын куя.

Урындагы мәхкәмә мөслимәләр яклы булмый. Эш Казанның Вахитов районы, аннары Татарстанның Югары мәхкәмәсендә дәвам итә. Төп таләп – Русия эчке эшләр министрлыгының паспортка төшү кагыйдәсен үзгәртү. Җавап тотучы – Русия эчке эшләр минитстрлыгы.

Рөстәм Идиятуллин
Рөстәм Идиятуллин

— Бу эшне Түбән Кама мөслимәләре башлады, алар унлап кеше иде, мин дә аларга ярдәм иттем. Әмма ул вакытта бу проблем бар ил буйлап калкып чыккан булган, бары тик безнең апалар, кызлар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп башкалардан өлгеррәк булып чыкты, — дип искә төшерә Рөстәм Идиятуллин. — Вахитов районы мәхкәмәсе безгә каршы чыгарды карарны, Татарстан Югары мәхкәмәсе аны кабатлады. Оттырдык, әмма туктап калмадык. Әле Мәскәү дә бар бит. Ул вакытта инде безнең эш турында барысы да белә иде. Әлмирә апа Казанда кешеләрне оештырды, ул бу эшкә резонанс тудыруда булышты. Журналист бит. Безнең турында матбугат яза башлады, кешеләр белә безнең хакта. Югары мәхкәмәгә барыр алдыннан Татарстанның казые, ул чакта Габделхак Саматовтан да аңлатма алырга кирәк, мөфтиләрдән дә. Казанда моны Әлмирә апа оештырып йөрде берникадәр. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә нигә мөслимәләр яулыксыз фотога төшә алмый дигән аңлатманы да бирде. Болар барысы да мөһим һәм кирәкле кәгазь эшләре.

Татарстанның гөрләве безгә теләктәшлек булды

Татарстанның гөрләве безгә теләктәшлек булды. Мәскәүгә юлга чыкканда Казанның тимер юл вокзалында бер кеше яныбызга килеп конверт белән акча тоттырып китте. Эшмәкәр Шамил Галиев дигән кеше булып чыкты ул, хатыны да нәкъ шул хәлгә тарыган. Ягъни безгә төрле яктан ярдәм иттеләр. Юл чыгымнары да бар бит.

Мәскәүдә ике утырыш булды. Югары мәхкәмәдә утырышлар барганда адвокат Фәрит Заһидуллин Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиядәге мөслимәләрнең көрәше турында хат юллады. Гаҗәп хәл – ул каралган. Хәтта утырыш та булган. Әгәр мөслимәләр оттырсалар, аларның эше безнең мәхкәмәдә беренчеләрдән булып каралачак, алар якланачак дигән сүзләр яңгыраган. Ул утырышта Русия Югары мәхкәмәсе вәкиле дә булган. Менә шул кеше Русия Югары мәхкәмәсенә хәлләр кая таба барганын аңлаткан. Сәяси яктан Русия дөнья мәйданында мөселманнар хокукларын изүче булып чыга ала иде. Икенче утырышта инде Русия Югары мәхкәмәсе мөслимәләр яклы карар чыгарды.

Паспортка фотога төшәр өчен яулыктан була ала хатын-кыз, әмма искәрмә буларак кешенең дини карашлары турында аерым бер документ, белешмә булырга тиеш дигәнне өстәделәр. Ягъни яулыкта төшәргә тели икән мөслимә, бу хакта мәчетнең имамы белешмә язып бирергә тиеш.

Бу зур җиңү иде, татар мөслимәләре Русиянең барлык хатын-кызларына канун нигезендә ничек көрәшеп булганын күрсәтә алды. Монда үҗәтлек тә кирәк, кыюлык та, тәвәккәллек тә. Бу көрәштә булган барлык мөслимәләрдән, Әлмирә апа Әдиятуллиннадан да Аллаһ разый булсын.

Хәрбиләр һәм милләт өчен көрәш

Әлмирә Әдиятуллина татар милли хәрәкәтнең актив әгъзасе булды. Хәтер көннәрендә ак яулыктан чыгыш ясап, милләт байрагын күтәреп йөрде. Һәрвакыт алгы сафларда иде. Соңгы елларда авырып китеп, урам җыеннарына чыга алмады. Ул даими татар теленең хәле турында да сөйләде.

Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

— 1992-93нче елларда иҗтимагый эшләрдә бергә катнашырга туры килде. Хәрбиләр һәм гаскәргә чакырылучыларны яклау комитетына бергә йөрдек. Ул Әфгәнстанда сугыш барганда сугыш тукталсын дип хатлар, петицияләр язды. Чечня сугышы башлангач та читтә калмады. Шулай каршы чыкты. Милли хәрәкәтнең барлык чараларында да актив катнашып килде. Ул битараф булмады бернигә дә, үз сүзен әйтте. Гади, мөлаем, эчкерсез, ихлас. Татарны яратты, аның идеяләренә тугъры булды, - дип искә ала татар милли хәрәкәт активисты Рамай Юлдаш.

Фәния Хуҗиәхмәт
Фәния Хуҗиәхмәт

— Аның иң авырткан җире – милләтебезнең язмышы, тарихыбызның тирәндә калуы. Әлмирә апа милләт дип янды, яңгыр явамы, боз явамы – һәрвакытта да әдәп-әхлак сагында торды. Татар хатын-кызларын тәрбияләү өчен көчен дә, җанын да кызганмады. 1990нчы еллар башында Хәтер көненә бик күп кеше җыела иде. Әлмирә апа анда ялкынлы чыгышлар ясый иде. Һәрвакытта да халыкны күтәрә белде, ялкынлана белде. Соңгы көннәренә кадәр Әлмирә апа бер Хәтер көнен дә калдырмады. Татар ничек хәтерсез калсын дип көйде, — дип искә ала "Татар календаре" нәшире Фәния Хуҗиәхмәт. — Хәтер көнен искә алуны башлаган кешеләрнең берсе иде һәм аның дәвам итүен бик теләде. Сөембикә диде, Сөмбикә рухын үзенә алып, Сөембикә мәчете диде. Сөембикә урамы кирәк дип, Казан шәһәренең топонимика комиссиясе җитәкчесе Людмила Андреевага хатлар язды. Андреева үз җавабында Бауман урамына Сөембикә исемен бирүгә шунда яшәүчеләр каршы диде. Әлмирә апаның күзенә яшьләр килде, ничек каршы булырга мөмкиннәр, безне ничек алдыйлар дигәне истә.

Әхлак, тәрбия, яшьләр дигәндә, Әлмирә апа яшьләрнең инсафлы булуларын теләде. Эчкечелек, бозыклык, шәрә йөрүләргә каршы бик каты каршы торды. Сөйләде. Казан кирмәне каршындагы сыраханәне яптырды.

Ул милләтне динсез, динне милләтсез күзалдына китерә алмый торган кеше иде. Дин нигезендә яшәде, аның өчен табигый булды ул, дингә тугры мөслимә иде.

Мәгърифәтчелек тарату

Әлмирә Әдиятуллинаның зур эшләренең берсе – балалар, яшүсмерләр арасында Коръән уку бәйгеләре уздыру. Ул оештыра башлаган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе Татарстан чикләреннән чыкты, бәйгегә чиктәш республика, өлкәләрдән катнашучылар килде. Бәйгенең үз исеме, дәрәҗәсе бар. Һәм моның артында бер кеше торды – Әлмирә Әдиятуллина. Үз көченә таянып, үз акчасын тотып, иганәчеләр табып уздырды бу эшне. Бәйге әле Кол Шәриф мәчетендә, әле "Мәрҗани", "Ярдәм", "Болгар" мәчетләрендә узды. Бу эшне ул Сиринә Шәһимәрдәновага тапшырды. Соңгы 5 ел "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе аның җитәкчелегендә Казанның "Гаилә" мәчетендә уза.

Хатыйп Миңнеголов
Хатыйп Миңнеголов

—Әлмирәне югалту турында ишетү авыр, әмма ул үзеннән соң шактый күркәм хезмәт калдырды. Акча, түләү дә көтмәде, рәхмәт әйтерләр дип өметләнмәде, милләт дип яшәде, эшләде, — ди аның турында галим Хатыйп Миңнеголов. — Мин ул оештырган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесенә хөкемдар булып йөрдем. Шәп оештыручы булуына сокландым. Шулкадәр әйтеп бетергесез шәп бәйге бит ул. Анда дин дә, милләт тә бар. Мәгърифәтчелек тарату эше белән шөгыльләнде ул.

* * *

Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстанның Илеш районы Сәеткул авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген тәмамлый.

"Совет мәктәбе", "Азат хатын" (хәзер "Сөембикә") журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе дә була. 1997 елдан "Мөслимә" журналы баш мөхәррире. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе дә булып тора. Соңгы елларда "Ярдәм" фондында хезмәт куя иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG