Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абыстайлар татар теле язмышы өчен борчыла


Абыстайлар җыенында катнашучылар: Флера Ханнанова (уртада) һәм Сәйдә Аппакова (уңда)

Казанның "Ярдәм" мәчетендә абыстайларның "Киләчәгебезне ничек күрәсез?" исемле җыенында телне саклау кирәклегенә зур әһәмият бирелде. Йөзгә якын абыстай катнашында сәгать ярым барган чарада татар телен, татар милләтен саклап калу юллары барланды.

"Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, бу җыенны оештыручыларның берсе Әлмирә Әдиятуллина татар теленә һөҗүм барган бу көннәрдә татар милләтен, телен саклауга бөтен көчне куярга кирәк дип белдерде. Ул шулай ук Абыстайлар шурасы төзеләчәген һәм анда идеяләрне гамәлгә ашыру юллары турында киңәшәчәкләрен әйтте.

Абыстайлар татар теле язмышы өчен борчыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

Мөслимәләргә паспорт фотосына яулыктан төшү хокукы алуга ирешкән кеше буларак, мәчетләрдә татарча укытудан тыш телне саклауда тагын нинди чаралар оештырырга уйлыйсыз дигән сорауга Әлмирә ханым абыстайларның телне яклап урамнарга чыгарга җыенуларын да әйтте.

"Әнә Бауман урамында төрле сораштырулар уздырып йөриләр бит, нигә абыстайлар урамга чыгып кешеләр белән сөйләшмәскә тиеш", диде ул.

Флера Ханнанова
Флера Ханнанова

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе укытучысы​ Флера Ханнанова бүгенге көндә бөтен тәрбиянең, татарча өйрәтүнең гаиләгә генә кайтарып калдырылуына борчылуын белдерде: "Русиядә милләтләр юкка чыга. Кайберләренең инде теле дә, әлифбасы да, тарихы да юк. Ни өчен шушы көнгә калдык, ни өчен тарихыбызны белмибез?

Без көтү хәлендә. Ә көтү белән ничек телисең, шулай идарә итеп була!

Тарихны өйрәнмәскә дигән боерык Сталин тарафыннан 1944 елда чыгарыла. Бер алман галименең, халыкның тарихын тартып алсаң, ул халыкның беренче буыны бер төркемгә әйләнә, икенче буынны инде көтүне идарә иткән кебек идарә итеп була дигән. 1944 елдан бирле ничә буын туганын санап чыгаруы авыр түгел. Без хәзер өченче, дүртенче буынга җитәбез инде. Димәк, без көтү хәлендә. Ә көтү белән ничек телисең, шулай идарә итеп була!

Хәзер безгә нәрсә эшләргә була дигән сорау туа. Бүген фәрманнар, боерыклар булса да, мәҗбүри чукындыру юк. Әмма бөтен методика астыртын бара. Безнең галимнәребез бәхәсләшкән арада Мәскәү үз канунын чыгарып куя. Әмма бу кануннарда бабуля, дәүәника, папа дип әйтегез дигән сүзләр юк. Бу кануннарга өстәмәләрне әти-әниләр буларак үзебез уйлап чыгарабыз", дип сөйләде ул.

Фәния Җәләлиева
Фәния Җәләлиева

​Мәчетләргә килүчеләргә татар теле ничек итеп укытуларын аңлатып үткән Фәния Җәләлиева, тырышсаң, ике елда татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтеп була, урыс телендә генә сөйләшүчеләрне мәчетләргә чакыруда активлык күрсәтергә кирәк, дип белдерде.

Бу дәүләт күләмендә эшләнмәсә, без моны мәчетләр күләмендә генә эшли алмыйбыз

"Олыларга татарчаны өйрәтү җайлырак булса, балаларга телне өйрәтү авыррак. Балаларга гадирәк сүзләр өйрәтергә тырышабыз. Әмма татарчаны өйрәтүне мәчетләр көче белән генә эшләп булыр микән. Минем күңелемдә моңа шик бар. Бу дәүләт күләмендә эшләнмәсә, без моны мәчетләр күләмендә генә эшли алмыйбыз. Чөнки балалар өйдә, бакчада татарча сөйләшсәләр дә, мәктәп бусагасын атлап керүгә алар татарчаны оныталар. Чөнки алар көне буе мәктәптә, аннан төрле түгәрәкләрдә урысча гына сөйләшә", диде Фәния абыстай.

Сәидә Аппакова
Сәидә Аппакова

Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны саклап төрле чаралар оештыручыларны паровозга каршы сәнәк белән чыгучыларга тиңләгән Салават Фәтхетдиновны искә төшерепме Сәидә Аппакова: "Поезд үтеп аның артыннан билеты гына калды хәзер. Әмма без вокзалда утырып яши алмыйбыз. Безгә хәзер кайда ялгыш җибәргәнне дә уйлап карарга кирәк. Иң беренчесе – без ваемсыз булып яшәдек. Һәр нәрсәгә риза булдык. Мул тормышта яшәп без үзебезнең киләчәгебезне уйламадык", диде.

"Урамнарыбыз исеменә генә күз салыгыз әле. 90 проценты башка милләт исемен йөртә. Безнең мең еллык тарихы булган милләтебездә борынгы бабаларыбызның исемнәре юкмы әллә?

Без ваемсыз булып яшәдек. Һәр нәрсәгә риза булдык. Мул тормышта яшәп без үзебезнең киләчәгебезне уйламадык

Ишегалдына чыккач әбиләребез оныклары белән ничек сөйләшә, бер карагыз әле. "Алина, иди сюда", дип чакыралар оныкларын. Шушы булдымы безнең оныкларыбызны тәрбияләү? Әйе, без оныкларыбызны өч яшьләренә кадәр тәрбияләштек. Хәзерге вакытта алар татарча авыр сөйләшәләр. Хәзерге вакытта татар теле кайда кулланыла соң дип сорагач, без аларга нәрсә дип әйтә алабыз?", дип Аппакова татар теленең хәзерге хәленә игътибарны юнәлтте.

Әлмирә Әдиятуллина сүзләренчә, Абыстайлар шурасы алга таба иҗтимагый оешма буларак эшчәнлек алып барачак. Шура айга бер очрашып уртак карарлар чыгарачак.

2 февраль Татарстанның дистәләп мәчетендә татар теле курслары башланып китте. Алар арасында Казанның "Ярдәм" мәчете дә бар. "Ярдәм"дәге курсларда 80 ләп кеше укый. Мәчетләрдә татар телен укучылар өчен махсус дәреслек дә бастырылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG