Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы үзенең сайтында дүрт "ят агент"ның өй адресларын язып чыгарган


"Голос" хәрәкәте активисты Сергей Пискунов
"Голос" хәрәкәте активисты Сергей Пискунов

Юстиция министрлыгының бу гамәле җинаять маддәсенә эләгә, дип белдергән The Insider-га "Первый отдел" хокук яклау проекты юристы Максим Оленичев. Юстиция министрлыгына өй адресын таратырга беркем дә хокук бирмәгән, ди ул.

Русия юстиция министрлыгы "2024 елда ят агентларны тикшерү планы"н чыгарган һәм анда дүрт "ят агент-физик зат"ның шәхси мәгълүматларын да күрсәткән. Моңа беренче булып "Сота" Telegram-каналы игътибар иткән.

Министрлык сайтында чыккан таблицада блогер Николай Соболевның, "Голос" хәрәкәте активисты Сергей Пискуновның, журналистлар Екатерина Лушникова һәм Денис Константиновның СНИЛС, ИНН белешмәләре, өй адресы санап үтелгән.

Юстиция министрлыгының бу гамәле җинаять маддәсенә эләгә, дип белдергән The Insider-га "Первый отдел" хокук яклау проекты юристы Максим Оленичев. Юстиция министрлыгына өй адресын таратырга беркем дә хокук бирмәгән, ди ул. Министрлыкның бу белешмәләрне таратуга катншаы булган хезмәткәрләре җинаять кылган, моның өчен дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган дигән Оленичев.

Юстиция министрлыгының 2024 елга ниятләнгән тикшерүләре исемлегендә "Голос" хәрәкәтенең Кемеров өлкәсендәге җитәкчесе Сергей Пискунов та бар. Ул Сибирь.Реалиига министрлык нәрсә тикшермәкче буладыр, белмим дигән. Шулай да ул үзенә "ят агентлар" турындагы канунны бозган өчен җинаять эше ачулары бар дип сагая.

Былтыр ел ахырында мәхкәмә Пискуновны "ят агентларга" булган таләпләрне бозу эше нигезендә ике тапкыр 30 мең сумлык штрафка тартты.

Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче тапкыр беркетмә төзелсә, бу аңа каршы ят агент "бурычларын үтәүдән качу" турында җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Әлеге маддә нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Быел җәй ахырында Роскомнадзор һәм Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" турындагы канунны кабат бозган өчен күпләп беркетмәләр төзү кампаниясен башлап җибәрде.

Русиядә бер ай эчендә 15-20 яңа "ят агент" барлыкка килә һәм 2023 елның декабрь башына юстиция министрлыгы исемлегендә шундый 367 физик зат җыелган, дип җиткергән иде "Медиазона".

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG