Кытай белән Русия сәүдә хезмәттәшлегендә яңа рекорд куйган. Ике ил арасында сәүдә әйләнеше былтыр иң зур күрсәткечләргә җитеп 240,11 млрд долларны тәшкил иткән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 26,3 процентка күбрәк. Әлеге белешмәләрне Кытайның Баш таможня идарәсе чыгарды, дип җиткерә ТАСС.
Кытайдан Русиягә кертелә торган тауарлар 46,9 процентка (110,97 млрд доллар), Русиядән Кытайга сатыла торганнары 12,7 процентка (129,14 млрд доллар) арткан.
Кытай Русиядән сатып ала торган төп тауарлар - энергия чыганаклары: нефть, табигый газ һәм ташкүмер. Шулай ук Кытай Русиядән бал, агач, ягулык һәм диңгез ризыклары ала.
Русиягә исә Кытайдан нигездә машиналар, смартфоннар, җиһазлар, уенчыклар һәм башка тауарлар керә.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый.
- Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды. Кытайдан Татарстанга тауар кертү нәкъ 2017 елда кискен артты.
- Былтыр декабрь ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артыграк булачак дигән иде. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3 тапкыр күбрәк.
Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта. Республика исә Кытайга каучук, пластмасслар, ягулык, авыл хуҗалыгы тауарлары чыгара.
- Июнь уртасында Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башлануы билгеле булды. "Алабуга" махсус икътисади зонасына караячак бу комплексны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.
- Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак, ди түрәләр. Биредә озын һәм кыска вакытка йөк саклау, йөк бушату-төяү һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзелешнең беренче өлешенә инвестицияләр 20 млрд сумны тәшкил итә.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс, дип белдерде. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", диде ул.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум