Шагыйрь Лев Рубинштейн вафат. Бу турыда аның кызы: "Минем әти Лев Рубинштейн бүген вафат булды", дип язган.
8 гыйнварда Мәскәүдә шагыйрьне машина бәрдерде. Авыр хәлдә ул хастаханәгә салынды, операция ясалды. Шагыйрьнең сөякләре сынган һәм баш миенә зыян килгән иде. Аннан соң ул реанимациядә ятты.
12 гыйнварда шагыйрьнең үлеме турында хәбәрләр таралды, ләкин аның кызы һәм табибы моны кире какты.
Рубинштейнны бәрдергән 63 яшьлек машина йөртүчегә каршы җинаять эше ачылды. Юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә зур зыян салган өчен аңа берничә ел ирегеннән мәхрүм итү яный.
- Лев Рубинштейн 1947 елда туган. Үзенең беренче әсәрләрен Көнбатышта бастырган, Русиядә шагыйрь иҗаты 1980 еллар ахырында таныла.
- Рубинштейн - актив җәмәгать эшлеклесе иде. Ул Чечнядагы сугышка каршы булды, Pussy Riot әгъзаларын яклады һәм Русиянең Украинадагы фетнәчеләргә ярдәменә каршы чыгыш ясады. 2022 елның мартында Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем иткән ачык хатны имзалады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум