Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарский на каждый день: Акча тоту (Трата денег)


Начало нового года – самое время привести в порядок свои финансы. На этом уроке будем говорить о деньгах.

Итак, главное слово нашего урока – это деньги, на татарском – акча. Для начала рассмотрим некоторые фразы:

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00

Лексика

  • акча эшләү – зарабатывать
  • акча тоту, акча сарыф итү – тратить, расходовать деньги
  • акча туздыру – растрачивать все деньги
  • акчаны кысып тоту – экономить деньги
  • акча җиткерү – делать так, чтобы денег хватало на жизнь
  • акча җиткереп булмый – денег не хватает на жизнь
  • акча җыю – копить
  • акча санау – cчитать деньги
  • бурычка акча биреп тору – одалживать деньги
  • акча янчыгы – кошелёк

Бирем. Вставьте подходящие пропущенные фразы:

акча янчыгы, кысып тотарга, сарыф итүен, җиткереп булмый, туздырырга, җыябыз, эшләргә.

  • Без әле фатир яллап торабыз, үзебезнекенә акча ... . Шуңа күрә акчаны ... тырышабыз.
  • Безнең гаиләдә ике кеше дә эшли. Беребез генә эшләгәндә, акчаны ... .
  • Яңа елга үземә ... бүләк иттем.
  • Күпчелек кеше акчасын нәрсәгә ... ... контрольдә тотмый.
  • Акча ... яратасың икән, ... дә ярат.

Изучим еще немного актуальной лексики:

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:11 0:00

Лексика (2)

  • акчасызлык – безденежье
  • мирас – наследство
  • әйләнеш – оборот
  • табыш – находка, прибыль
  • керем – доход
  • чыгым – расход, затрата
  • бурычка бату – влезть в долги

"Кая китте бу акча? Куда делись все деньги" – статистика утверждает, что большое количество людей к концу месяца задается этим самым вопросом. Все дело в способности контролировать свой бюджет. Поэтому спросим у наших респондентов умеют ли они тратить деньги:

Акча тота беләсезме?

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00
Резеда, артист
Акча тота белмим. "Кая китте бу акча?" дигән вакытлар еш була. Саный баш­лагач, акчаның кая кит­кәне аңлашыла. Тик матур, тәмле әй­бер янында үземне тыя алмыйм. Күңелем теләгән әйбергә, ял, сәламәтлек, балам, тәмле ашау өчен акчамны кызганмыйм. Алайса, нигә эшлим соң мин? Өем, машинам бар, шуңа хәзер акчаны рәхәтләнеп туздырыр өчен эшлим.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:25 0:00
Илгизәр, икътисадчы
Икътисадчы буларак, айлык керем һәм чыгымнарны саныйм. Артык акча булса, аны кайда, ничек итеп саклауны да уйлыйм. Ул әйләнештә булганда гына табыш китерә. Акчаның бер өлешен җыярга да тырышам. Әле балаларны укытасым бар бит. Хәзер бит югары уку йортларында күп бүлекләрдә уку түләүле.

Шулай да балалар, сәламәтлек, гаилә белән бәйле әйберләргә акча кызганмыйм.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:20 0:00
Алмаз, мөхәррир
Акча тота белмәү – минемчә, начар гадәт. Кайбер кешеләр чама хисен белмичә, төрле проблемалар тудыра ала: бурычка бата, якыннарны кыен хәлгә калдыра. Кирәкме-юкмы бурычка, кредитка алырга киңәш итмим. Алганны барыбер кайтарырга кирәк. Үзем дә шул принцип белән яшим.

Бирем. Найдите фразы в тексте:

  • чего душа пожелает –
  • не могу удержаться –
  • не жалею –
  • тратить с удовольствием –
  • хранить –
  • платно –
  • чувство меры –
  • ставить в неудобное положение –
  • возвращать –

Бирем. А теперь ответьте на вопросы:

  • Резеда нәрсәдән тыела алмый?
  • Ул акчаны ничек тота?
  • Илгизәрнең акчага карашы нинди?
  • Илгизәрнең чыгымнары нинди?
  • Алмаз фикеренчә, ни өчен чама хисен белү кирәк?
  • Алмаз нинди принцип белән яши?

В татарском языке существует большое количество выражений со словом акча, в том числе и с переносными значениями. С помощью них можно обогатить свою повседневную речь:

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:17 0:00

Идиомы со словом "акча"

Акча колы/ акчага табынган/ акча дип үлә (раб денег/ поклоняющийся деньгам/ готов умереть ради денег) – так называют человека, который живет ради денег;

Акча балалата – преумножает деньги

Акчасы янды (букв. сгорели) – потерял деньги

Акча төртә – дает взятку

Акчаны җилгә очыра (букв. пускает по ветру) – впустую тратит деньги

Акчаны көрәп ала (букв. сгребать) – зарабатывает много денег

Акча су кебек ага (букв. течет как вода) – деньги быстро заканчиваются

Прослушайте диалоги с примерами использования новых выражений.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:19 0:00

Диалог 1: Акчаны көрәп ала

  • Ләйсән. Айгөл, кара әле, безнең кадрлар бүлегендә эшләүче Гөлназны күрдеңме соң әле – яңа тун кигән.
  • Айгөл. Кит аннан. Тагын мыни? Әле былтыр гына ире чәшке тун бүләк иткән иде бит.
  • Ләйсән. Хе, бүләк итәр дә. Аныкы бит акчаны көрәп ала.
  • чәшке тун – норковая шуба
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00

Диалог 2. Балалатырга кирәк.

Марат. Айрат, сәлам! Синең белән бер эш буенча киңәшләшергә кирәк иде.

Айрат. Тыңлыйм, абзый, сөйлә!

Марат. Хатын белән бераз җыелган акчабыз бар. Хәзер бит буталчык замана, ул акчаны тик яткырып булмый – яныр дип борчылабыз. Шуны нишләтик икән?

Айрат. Тик яткырмагыз, балалатырга кирәк!

Марат. Ничек итеп?

Айрат. Әйдә очрашыйк, берничә юлы бар – аңлатырмын.

Марат. Сөйләштек, абзый, рәхмәт!

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:20 0:00

Диалог №3: Акчаны җилгә очыру.

Рәис. Чәчәк урынына берәр файдалырак әйбер алсак?

Гөлнур. Мин сиңа әйтәм: хатын-кыз өчен бүләк янына чәчәк булуы бик мөһим.

Рәис. Ике көннән чүпкә очачак бит инде ул. Акчаны җилгә очыру гына бу.

Гөлнур. Ярый әле бөтен ир-ат синең кебек уйламый. (Сатучыга эндәшә.) Зинһар, миңа әнә теге чәчәк бәйләмен бирегезче.

  • чәчәк бәйләме – букет цветов

Бирем. Әйе/Юк

  • Гөлназ узган ел чәшкә тун киеп йөргән.
  • Айгөлнең ире күп акча эшли.
  • Марат акча җыя белми.
  • Айрат акчаны балалата белә.
  • Рәис – акча колы.
  • Гөлнур Рәиснең фикерен тыңламый.

Наконец, поговорим об еще одном базовом навыке финансового вопроса – экономии – акчаны кысып тоту. Прочитайте небольшой лафках от специалиста про правило 30 дней.

30 көн кагыйдәсе
Кыйммәтле яки алдан уйланылмаган әйберләр алыр алдыннан 30 көн кагыйдәсен кулланыгыз. Кибеттә яки интернетта кинәт кенә бер әйбер күреп алдыгыз һәм аны аласыгыз килде. Ашыкмагыз, иң элек аңа тотылачак акчаны аерып куегыз һәм бу акчага тимәгез. 30 көн узганнан соң, әлеге әйберне һаман да аласыгыз килсә, аны сатып алыгыз. 30 көн эчендә теләгегез үзгәрсә, акчага тимәгез, калдырыгыз.

Бирем. Перескажите текст, используя следующие фразы:

  • алдан уйланылмаган – незапланированная
  • кинәт кенә – внезапно
  • тотылачак акча – деньги, которые нужно будет потратить
  • аерып куегыз – отложите
  • 30 көн узганнан соң – после 30 дней
  • теләк үзгәрсә – если измениться желание

На этом уроке мы успели поговорить о различных аспектах денежнего вопроса, изучили много полезных слов и живых фраз. Не забудьте закрепить пройденный материал с помощью нашего итогового теста:

Тест: Акча тоту

Тест: Акча тоту

Сынау

Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский на каждый день

Данный курс рассчитан для практики татарского языка в бытовых ситуациях, для каждодневного использования. Урок включает в себя набор необходимой лексики и фраз, жизненные диалоги с аудио озвучкой, интересные фразы, тест для самопроверки.

XS
SM
MD
LG