2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Русиядә бума ютәл йоктыруның 27,8 мең очрагы теркәлгән. Бу хакта Росстатның "Русиянең социаль-икътисади хәле" дигән җыентыгына сылтама белән "Коммерсантъ" яза. Басма искәртүенчә, бу соңгы елларның иң зур күрсәткече.
Чагыштыру өчен: 2022 елда Русиядә бума ютәл йоктыруның 3,1 мең, ә 2021дә 1,1 мең очрагы ачыкланган булган. Соңгы алты елда иң зур күрсәткечләр бары тик 2019 елда гына теркәлгән, әмма ул вакытта да 14,4 мең очрак кына ачыкланган.
Былтыр декабрьдә "Справочник врача" сервисы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, табибларның 24,5 проценты үз төбәкләрендә бума ютәл белән бәйле вазгыятьне киеренке дип бәяләгән, 29,9 проценты - уртача дип, 2,3 проценты - кискен дип, 24,5 проценты исә тыныч дип җавап биргән.
Сораштыруда катнашканнарның 40 проценты хасталары арасында бума ютәл йоктыручы юк дигән, 25,8 проценты нигездә балалар, алты проценты - нигездә өлкәннәр, 15,4 проценты исә өлкәннәр дә балалар да авырый дип белдергән.
Сораштырылган табиблар фикеренчә, бума ютәл йоктыруның артуы мөһаҗирләр агымы контрольдә тотылмавы һәм халык арасынңда вакцина ясатуга каршы пропаганданың куәтле булуы белән бәйле. Шулай ук халык вакцина ясатуның мөһимлеге турында белми дигән җаваплар да булган.
- Былтыр ноябрь аенда Татарстанда да бума ютәл белән авыручылар саны 43 тапкырга артуы хәбәр ителгән иде. Сигез айда 100 мең кешегә шундый 8,1 очрак туры килгән.
- Бума ютәл - бактериаль инфекция, ул көчле һәм өянәк кебек ютәл чыгара. Бу өянәкләр берничә минут дәвам итеп, кешене бик йончытырга мөмкин. Аеруча әлеге авыру алты айдан кечерәк балалар өчен куркыныч. Өч айдан кечерәк булган сабыйлар 1-3 процент очракта бу инфекциядән үлә.
- Русиядә бума ютәлдән балачакта бушлай вакцина кадыйлар, әмма соңрак үскәч тә тагын бер вакцина ясату кирәк. Анысын инде үз акчаңа эшлисе. Кайбер чоракларда һәр 10 ел саен бер тапкыр вакцина ясатырга да кушалар, моның белән бәйле фикерләр аерыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум