Чит дәүләтләрнең махсус хезмәтләре ярдәме белән "җимергеч төркемнәр" Башкортстанда каршылык чаралары үткәрмәкче булды, дип саный Думаның Башкортстаннан депутаты, Думаның иминлек комитеты әгъзасы Динар Гыйлметдинов.
Аның фикеренчә, Баймакта узган митингка "Украина һәм Балтыйк буе илләреннән торып эш итүче элементларның" катнашы бар.
"Аларның төп бурычы — ил өчен гади булмаган чорда республика эчендәге вазгыятьне какшату", дип яза Гыйлметдинов. Ул әлеге чаралар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка каршы узды, чөнки ул Путин такымының "иң көчле һәм нәтиҗәле" губернаторларыннан берсе дип саный.
"Башкортстанда яшәүчеләр вазгыятьне адекват бәяләвенә, Ватаннарын сатучыларның һәм Көнбатыш махсус хезмәтләре куштаннарының мондый гамәлләренә тискәре җавап кайтаруларына бик шатмын", ди депутат.
Гыйлметдинов "оста һәм шикләнмичә эш иткән" куәт оешмалары вәкилләренә рәхмәт әйткән. Ул Баймакта протест белдергән кешеләрнең санын да, (төрле бәяләмәләргә күрә биш мең кешедән ун мең кешегә кадәр - ред.) тоткарланучыларны кыйнауларын да язып тормаган.
"Однажды в Башкирии" каналы мәгълүматынча, бүген Радий Хәбиров Баймакка килә. Әлегә хакимиятләр моны рәсми расламады.
- 17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
- Утырыш башланганчы ук Баймакта хакимиятләр басым ясау чараларын хәл итте. Әйтик Баймак районы мәхкәмә бинасыннан берничә чакрым тирәлектә тулысынча диярлек интернетны томаладылар.
- Шәһәргә машиналарны кертмәделәр. Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды.
- Соңрак җыелучылар белән куәт оешмалары вәкилләре арасында бәрелеш башланды. Куәт оешмалары вәкилләре халыкны куып таратырга тырышты, таяклар, күз яше чыгара торган газ кулланды. Вакыйгалар урынында булучылар куәт оешмалары вәкилләре ирләрне аяусыз кыйный дип сөйләде. "Күсәкләр белән кешеләрнең башларына, аркаларына сугалар, кемнеңдер күзен дә чыгарган диделәр. Моңа җавап итеп халык төркеме кар ата", дип аңлатылды. Яраланучылар булды.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачты.
- Азатлык Баймактагы каршылык чарасы турында 2010-2014 елларда Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, сәясәт белгече Аббас Галләмов белән сөйләште.
- "Алга таба Хәбировның язмышы бу протестлар ничек үсеш алуына бәйле булачак. Каршылык чаралары дәвам итсә, Хәбировны башка кешегә алыштырулары бик ихтимал. Протестлар көчәерме — хәзерге вакытта әйтеп булмый. Киләчәктә, әлбәттә, көчәячәк. Һәрбер протест дулкын белән бара. Бәлки киләсе күтәрелеш бер айдан, яки бер елдан булыр", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум