Татарстанда һава торышы нык начараю сәбәпле 15 гыйнвардан башлап юл һәлакәтләрендә сигез кеше үлгән. Бк хакта начар һава торышында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган конференциядә Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин әйтте, дип яза "Бизнес Online".
Бу казаларның бөтенесенә дә беренче чиратта машина йөртүчеләрнең юллардагы вазгыятькә дөрес бәя бирмәве сәбәпче булган диелә. "Әлбәттә, начар һава торышы да үз өлешен кертте", дип искәрткән ул.
Урынбасар әйтүенчә, Татарстанда һава торышы белән бәйле мондый күренеш соңшгы өч елда күзәтелмәгән.
"Һәр машина йөртүчене өйдән чыккан чакта һава торышын өйрәнеп чыгарга, нык игътибарлы һәм сак булырга, бик кирәк булмаганда торак пункттан чыгып китмәскә чакырам. Һәм мөмкинлек булса, якын көннәрдә транспорт чараларында хәрәкәт итүдән баш тартырга", дигән ул.
Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Бүген төнлә буран чыгачак, ә җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.
- Кичә, 17 гыйнварда Татарстанда көчле буран аркасында М12 машина юлы ябылды. Бөтен төр транспортка да хәрәкәт итү чикләнде.
- "Автодор" дәүләт ширкәте җомга, 19 гыйнварга каршы төннән якшәмбе иртәсенә кадәр М12 Мәскәү-Казан түләүле машина юлында кар явачак. Машина йөртүчеләрдән сәфәрләрен кичектерү сорала.
- Шулай ук кичә буран сәбәпле Казан һава аланы да ябылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум