Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйморатов батальонында хезмәт иткән хәрби фельдшер эзләүгә бирелгән


Шәйморатов батальоны хәрбиләре
Шәйморатов батальоны хәрбиләре

Фидрат Габитовка хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган. Ул контракт вакыты чыкты, аны озайтмадым дип белдергән.

Башкортстанның Кыйгы районында яшәүче 26 яшьлек Фидрат Габитов мобилизация вакытында хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган (337нче маддәнең 5нче бүлеге). Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр итте.

Фидрат Габитов 2002 елның августыннан Шәйморатов батальонында фельдшер булып хезмәт иткән. 2023 елның февралендә яраланганнан һәм контузия алганнан соң Уфага дәваланырга кайта. Шул вакытта Батырлык ордены белән дә бүләкләнә.

Хәрби гаебен танымаган. Контракт вакыты чыкты, мин аны озайтмадым дип белдергән. Сәламәтлек тә какшады дигән.

Мәхкәмә утырышлары былтыр ноябрьдә башланган. Соңгы ике утырышка Габитов килмәгән.

Русия Украинага сугыш башлаганнан бирле 2023 елның ноябрь ахырына кадәр Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе Җинаять кодексының 337нче маддәсе ("Хәрби бүлектән яки хезмәт урыныннан үз белдеклеге белән китү) маддәсе нигезендә 93 хөкем карары чыгарылган.

2022 елның ноябреннән башлап хөкем карарларының тексты мәхкәмә сайтында чыкмый. Соңгы хөкем карарының тексты 2022 елның 25 октябрендә чыккан. Анда Вилдан Назаровның 337нче маддәнең 3нче бүлеге нигезендә гаепләнүе языла. Аңа бер ел дәвамында хәрби хезмәттә алган акчасының 15 процентын дәүләт хисабына биреп бару карары чыккан.

2023 елның ноябреннән Уфа гарнизон мәхкәмәсе 337нче һәм 338нче ("дезертирлык") маддәләре нигезендә комментарлар бирми башлады.

Адвокат Роман Петров Уфа гарнизоны мәхкәмәсе хәрби бүлекләрне ташлап китүчеләр һәм яллардан кире кайтмаучыларны башлыча ирекләреннән мәхрүм итә ди.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Моңарчы Думада да мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.
  • Башкортстаннан Украинадагы Русия башлаган сугышта 1350дән артык ирнең һәлак булуы билгеле. Бу Азатлык ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат. Анда бары тик җәсәдләре кайтарып җирләнгән һәм исемнәре ачык чыганакларда чыккан кешеләр генә керә.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG