Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Ильяс Байгускаровка митинг өчен җинаять эше ачылган


Баймактагы протест, 17 гыйнвар
Баймактагы протест, 17 гыйнвар

Активистка башта митинг уздыру кагыйдәләрен бозу турында админитратив беркетмә төзелгән иде, ләкин ул мәхкәмәгә барып җитмәде.

Башкорт активисты Ильяс Байгускаровка Баймактагы җыен өчен "киңкүләм тәртипсезлекләр" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче бүлеге) турында җинаять эше ачылган.

Бу хакта аның хатыны хәбәр итте, соңрак мәгълүматны абыйсы да раслады.

Байгускаровны Баймакта 17 гыйнварда тоткарладылар. Соңрак аны җибәрделәр, ләкин 18 гыйнвар кичендә янә тоткарладылар. Аңа митинг уздыру кагыйдәләрен бозу турында админитратив беркетмә төзелгән. Моны 19 гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарга тиеш иде, ләкин беркетмәдә хилафлыклар бар дип, аны полициягә кайтардылар.

20 гыйнварда Байгускаровның кайсы полиция бүлегендә икәнлеге дә, чикләү чарасын билгеләү мәхкәмәсе кайчан булыры да билгеле түгел.

Моннан тыш, Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә "полициягә буйсынмау" турында 25 административ эш каралган.

Ике кешене биш тәүлеккә, тагын ике кешене дүрт тәүлеккә, бер кешене 13 тәүлеккә япканнар дип хәбәр итә "Алга, Башкортстан" телеграм каналы.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG