Фаил Алсынов гаиләсенә ярдәм җыю өчен "Тинькоф" банкында ачылган хисап томаланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә активистның кардәше Идел Алсынов хәбәр итте.
— Безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында хисапны томалаганнар, — диде ул.
Аның сүзләренчә, ярдәм җыю өчен башка банкларда да хисаплар ачылган.
Акча җибәргәндә, ул Фаил Алсынов исемен язмаска өнди, чөнки ул экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән, бу "экстремизмны финанслау" буларак бәяләнә ала, дип борчыла Идел Алсынов.
Активист Фаил Алсыновның 4 баласы бар.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.
- Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум