Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал аръягындагы авылда балалар тамаша куйган, моны элекке авылдашлары "ЛГБТны пропагандалау" дип шикаять иткән


 Капцегайтуй авылында яшәүчеләр үткәргән халык җыены
Капцегайтуй авылында яшәүчеләр үткәргән халык җыены

Капцегайтуй авылында үсмерләр спектакль куйган, анда малайлар хатын-кыз рольләрен уйнаган. Элек монда яшәгән хатын бу "ЛГБТны пропагандалау" дип әләк язган. Маргарита Котенко бер авылдашларының Украинадагы сугышта үлүен телгә алып, "ул нәрсә өчен үлде соң, малайларга күлмәк кигерсеннәр өченме?" ди.

Байкал аръягы төбәгенең Краснокаменски районы Капцегайтуй авылында яшәүчеләр элекке авылдашларына каршы халык җыенына чыккан. Ул хатын-кыз балалар бакчасындагы бәйрәмнән соң "ЛГБТны пропагандалау" турында әләк язган. Бу хакта төбәк башлыгы Александр Осипов язып чыкты.

19 гыйнварда Маргарита Котенко авылда яшәүчеләр исеменнән җирле Мәдәният йортында үткән Яңа ел тамашасына зарланган. Бу чарада малайлар хатын-кыз булып уйнаган. Капцегайтуй кешеләре без аның шикаяте астына кул куймадык дип белдерә һәм аның бу гамәлен тәнкыйтьли. Котенко үзе күптән Читада яши диелә.

"Үсмерләрнең юмористик тамашасын Маргарита авылдашлары белән чатларда аралашып безнең традицион кыйммәтләр кысаларыннан чыга торган әйбер итеп күрсәтмәкче булган", дип яза Осипов үзенең Telegram-каналында.

Авыл җыеныннан соң Котенко өстеннән полициягә җиде гариза язганнар. "Чита.ру"га үзе сөйләвенчә, Котенконы шуннан соң аңлатмалар алу өчен полиция бүлекчәсенә алып барганнар. Ул әле дә фикереннән кире кайтмый:

"Мин бу фикер белән килешмим. Хәзер без авылдашыбызга мемориаль такта әзерләдек, аны мәктәп бинасына куячаклар. Ул "махсус хәрби операциядә" (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) нәрсә өчен үлде соң? Шушы спектакльләр өченмени? Малайларга күлмәк кигерсеннәр дипме? Моңа көләргә түгел, еларга кирәк. Әгәр минем балам мондый спектакльдә катнашса, мөгаен сугышып китәр идем", дигән ул.

  • Былтыр 30 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "ЛГБТ" хәрәкәтен "экстремист" дип игълан итте һәм тыйды.
  • Мәхкәмәгә дәгъваны юстиция министрлыгы тапшырган иде. Ул аны "ЛГБТ халыкара оешмасы" дип атады. Әмма мондый оешма юк, бу - иҗтимагый күренеш. Дәгъвада искәртелгәнчә, "Русиядәге ЛГБТ-хәрәкәтнең эшчәнлегендә экстремист юнәлештәге билгеләр, шул исәптән социаль һәм дини дошманлык уяту ачыкланган".
  • Тумышы белән Уфадан булган, хәзерге вакытта Мүнһенда яшәүче ЛГБТ-активист Камил Сафин бу тыюны хакимиятнең игътибарны сугыштан башка темага күчерергә теләве белән аңлата. Моннан соң Русиядә үзеңнең ориентацияң турында сөйләргә куркыныч булачак, дип борчыла ул. "Теләсә нинди дәүләт, үзе өчен авыр чакта, кырыс кануннар кабул итә. Мондый кануннар, беренче чиратта, дәүләттә иң якланмаган кешеләргә карый", дип сөйләде ул Азатлыкка.
  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG