Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны хуплап митинг-концерт уздырмакчылар


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

"Пруфы" әңгәмәдәшләренең берсе "хәзер Хәбировның бурычы - мәйданга Алсыновны хупларга килгәннәргә караганда күбрәк кешене җыю", дип саный.

26 гыйнвар көнне Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны хуплап концерт узачак. Бу хакта UTV каналына "Русия халыклары ассамблеясе" дәүләт оешмасының республикадагы бүлекчәсе рәисе Гөлнур Көлсарина әйткән. Ул көндез Конгресс-холл каршындагы мәйданда узачак диелә.

Хәбировны хуплап чара уздырасыларын "Пруфы" басмасы да хәбәр иткән иде. Басма чыганаклары анда килүне мәҗбүриләмәкче булуларын әйткән.

"Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне һәм үзләренә буйсына торган активистларны китертмәкче булалар. Фаил Алсыновка каршы ачулы ташланулар күп булачак", дигән басма әңгәмәдәше.

Югары уку йортларының берсендә эшләүче икенче бер чыганак "Пруфы"га студентларны куып китерергә авыр булыр, аларның хәзер сессияләре бетеп яллары башланды, дигән.

Тагын бер чыганак чараны әзерләүгә баш кеше итеп Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт беренче урынбасары Урал Килсенбаевны куйдылар дигән.

- Хәзер Хәбировның бурычы - мәйданга Алсыновны хупларга килгәннәргә караганда күбрәк кешене җыю, дигән дүртенче чыганак.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • Уфадагы мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап Баймактагы протестларда катнашкан дүрт кешене 17 мартка кадәр сак астына алды.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG