Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәннәр академиясе: Казан Кирмәнендә Археология музеен булдыру бюрократиягә кереп батты


Академия кирмәндә Татар әлифбасы музее төзүне дә сорый.

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Казан Кирмәнендә булдырылырга тиешле Археология музее проекты бюрократия аркасында туктап калды дип белдерде. Бу хакта ул бүген Татарстан мәдәният министрлыгының еллык киңәшмәсендә әйтте.

"Бу мәсьәлә бик озакка сузылды. 2005 елдан бирле бюрократик хат алышулар бара. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында бу бинада реставрация эшләре тәмамланмаган һәм ул Археология музеена тапшырылмаган. Татарстан фәннәр академиясе 2020 елда музейны булдыру өчен барлык документларны тулысынча җибәргән иде", диде ул һәм Татарстан мәдәният министрлыгына бу мәсьәләгә игътибар итүне сорады.

Аныңча, бу музей туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Моңа кадәр әлеге теманы Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республиканың төзелеш министрлыгы киңәшмәсендә күтәргән иде.

Татарстанда Археология музеен төзү фикере 20 ел дәвамында яңгырый. Бу максаттан Фәннәр академиясе бер мең музей экспонаты реставрацияләде. Моңа кадәр Татарстан тарихына бәйле 550 меңнән артык ядкәр барлыгы әйтелде.

Моннан тыш, Айнур Тимерханов сүзләренчә, Казан Кирмәнендә Татар әлифбасы музеен булдырырга тәкъдим итте. Аны ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма мирас үзәге (Мирасханә) нигезендә оештырырга чакырды. Аерым алганда, Тимерханов кулъязмалар лабораториясе һәм Татар әлифбасы музее булдырырга кирәк дип саный. Бүген Мирасханә Казан Кирмәненең манеж бинасында урнашкан. Ул да туристларны җәлеп итә алачак дип ышана ул.

"Якын көннәрдә без бу проектны тормышка ашыру турында үз күзаллауларыбызны җиткерербез", дип мөрәҗәгать итте Тимерханов.

Шулай ук Фәннәр академиясе вице-президенты танылган шәхесләрнең каберләр дәүләт дәрәҗәсендә сакларга, аларны дәүләт исемлегенә кертергә чакырды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова аерым киңәшмә үткәреп бу хакта сөйләшергә сүз бирде.

Соңгы елларда галимнәр кабер ташлары мирасы елдан-ел юкка чыга баруын искәртә. Эпиграфик мирасны саклауда дәүләтнең өлеше әллә ни сизелми: дәүләт програмы да юк, һәйкәлләргә хокукый статус та бирелмәгән, дип белдерә алар.

2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG