Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуратурасы Doxa басмасын "теләнмәгән оешма" дип таныды


Doxa журналистларын хуплау чарасы. Архив фотосы
Doxa журналистларын хуплау чарасы. Архив фотосы

Оешманы теләнмәгән дип табулары аның Русиядәге теләсә нинди эшчәнлеге тыелуын, ә аның белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эше ачып иректән мәхрүм итәргә мөмкин булуларын аңлата.

Русия баш прокуратурасы Doxa басмасын "теләнмәгән оешма" дип таныган. Бу хакта Думаның илнең эчке эшләренә чит дәүләтләр тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта баш прокуратура үзе Doxa-ны "теләнмәгән оешма" дип тануы турында әлегә хәбәр итмәде. Оешманың "кара" исемлегендә әлегә басма күренми.

Думаның илнең эчке эшләренә чит дәүләтләр тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясе җитәкчесе Василий Пискарёвка сылтама белән ТАСС язуынча, баш прокуратура бу карарын нәкъ менә Дума комиссиясе мөрәҗәгатеннән соң чыгарган.

Депутат әйтүенчә, Doxa-ның "диверсион эшчәнлеккә өйрәтүгә" катнашы бар, анда шул исәптән "хәрби комиссариатларга ут төртү инструкцияләре" һәм "Русия хәрбиләрен әсирлеккә төшәргә чакырулар" чыккан.

Оешманы теләнмәгән дип табулары аның Русиядәге теләсә нинди эшчәнлеге тыелуын, ә аның белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эше ачып иректән мәхрүм итәргә мөмкин булуларын аңлата.

  • Doxa "Югары икътисад мәктәбенең" (ВШЭ) студентлар басмасы буларак барлыкка килде. 2019 елда аны ВШЭның студент оешмасы статусыннан мәхрүм иттеләр, чөнки журналистлар Мәскәү шәһәр думасындагы сайлауларга бәйсез намзәтләрне үткәрмәүләренә каршы протест чараларын яктыртты.
  • 2021 елның 14 апрелендә DOXA редакциясендә һәм мөхәррирләр Армен Арамян, Алла Гутникова, Владимир Метёлкин һәм Наташа Тышкевич өендә тентүләр узды. Аларны балигъ булмаганнарны канунга каршы гамәлләр кылуга җәлеп итүдә гаепләделәр (РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе). Сүз протест акцияләрендә катнашу сәбәпле югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә басымга очраган студентларга һәм укучыларга белешмә буларак төшерелгән видео турында бара. Видео соңрак Роскомнадозор таләбе белән юк ителде. Әмма мөхәррирләргә каршы җинаять эшен барыбер ачтылар. 2022 елның апрелендә аларны ике елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр. Соңрау алар Русиядән китте.
  • 2022 елның 28 февралендә Русиядәге студентлар активлыгын яктыртучы DOXA журналының сайты томаланган иде. Аңарчы берничә сәгать алдан Роскомнадзор басмага "Гаиләдә һәм эштә сугышка каршы бәхәсләр өчен белешмә" материалын алу таләбе белән мөрәҗәгать итте.
  • 2022 ел ахырында Думаның илнең эчке эшләренә чит дәүләтләр тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясе басманы украин пропагандасын алга сөрүдә һәм канунсыз чаралар үткәрүдә гаепләде. Комиссия баш прокуратурадан басманы экстремист дип табуны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG