Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Донецки фетнәчеләренең элекке җитәкчесе, Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) запастагы полковнигы Игорь Стрелковны (Гиркин) экстремизмга чакырулар эше нигезендә дүрт елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
Элегрәк гаепләү Стрелковны гомуми тәртипле колониягә 4 ел да 11 айга утыртуны сораган иде. Бу маддә нигезендә иң күбе биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә узды.
Хөкем карары игълан ителгәннән соң адвокат Стрелковны яклаучы адвокат Александр Молохов гаепләү карары шикаять ителәчәк диде.
"Медиазона" басмасы бүгенге утырыш башланганчы алдан ук Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе каршына зур чират җыелуын язды, аларның күпчелеге журналистлар булган.
Халык төркеме җыелганга күрә, бинага килә торган урынга тимер коймалар куйганнар. Янәшәдә торган полиция хезмәткәре бары тик журналистларны һәм утырышта катнашучыларны гына үткәргән. Бинага гаепләнүченең хатыны Мирослава Регинскаяны да керткәннәр.
"Медиазона" мәхкәмә янында автозак кизү торуын искәртте.
Украинага каршы радикаль карашта булып, берүк вакытта Русия хакимиятләрен һәм Украинадагы сугыш барышын тәнкыйтьләгән Игорь Стрелковны былтыр июльдә тоткарлаганнар иде. Шул вакыттан бирле ул Мәскәү тикшерү изоляторында утырды. Аны Telegram-каналдагы ике язмасы өчен экстремизмда гаеплиләр. Бу язмаларның берсендә "Моның өчен атып үтерү дә әз" дигән сүзләр булган - анда Стрелков сугышта катнашучыларга акча түләүгә аяк чалучы түрәләр турында язган. Тикшерү бу җөмләдә экстремизмга чакыру тапкан. Стрелков гаебен танымый.
Декабрьдә "База" басмасына әңгәмәсендә Стрелков гаепләү карары чыгар һәм "билгесез вакытка" иректән мәхрүм итәрләр дип көтәм дип белдергән иде.
Экстремизмга чакыру турындагы эш белән бәйле сак астында булган чагында Стрелков Русия президенты сайлавына үз намзәтен тәкъдим итәчәген белдергән иде. Тик аның тарафдарлары аның намзәтен тәкъдим итү белән бәйле җыен уздыра алмады. Анда бер генә нотариус та катнашырга риза булмаган диелә.
- Украинада Стрелковка каршы террорчылык, үтерүләр, җәфалаулар һәм дәүләт суверенитетын бозу турында җинаять эшләре ачылган. Нидерландта ул 2014 елда Донбасс күгендә Малайзиянең "Боинг" очкычы казасына катнашы булуда гаепле дип табылып читтән торып гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Ул казада 298 кеше һәлак булган иде.
- 2014 елда Стрелков җирле фетнәчеләр ярдәмендә Украинаның Донецки өлкәсендәге Славянски шәһәрен яулап алган русияләр төркемен җитәкләде. Шул вакыттан Добасста хәрби хәрәкәтләр башланды дияргә була. Ахырдан аны Русия хакимиятләре өнәми башлады. Стрелков 2022 елның февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң да үзен фронтка үткәрмәүләренә зарланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум