Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарья Трепованы блогерны үтерү эше нигезендә 27 ел колониягә хөкем иттеләр


Дарья Трепова
Дарья Трепова

"Медиазона" искәртүенчә, бу - Русиядә моңа кадәр хатын-кызларга чыгарылган һәм халыкка билгеле булган хөкем карарлары арасында иң кырыс җәза бирелгән очрак.

Петербурдагы мәхкәмә хәрби блогер Владлен Татарскийны үтерү турындагы эш нигезендә Дарья Трепованы 27 елга колониягә хөкем итте, дип җиткерә Север.Реалии. Аны өч маддә нигезендә гаепле дип тапканнар - үлемгә китергән, төркем белән кылынган теракт, канунсыз шартлаткычлар әйләнеше, ялган документлар ясау.

Гаепләү Трепованы 28 елга утыртуны сораган иде.

"Медиазона" искәртүенчә, бу - Русиядә хатын-кызга чыгарылган һәм моңа кадәр билгеле булган хөкем карарлары арасында иң кырыс җәза.

Владлен Татарский былтыр 3 апрельдә һәлак булды. Ул Петербурның Street Food Bar № 1 кафесында үзенең иҗат кичәсе узган вакытта бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде. Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды.

Шулай ук шартлауда дистәләгән кеше яраланды. Күпчелек җәрәхәтләнүчеләр Треповага дәгъвалар язды, аларның суммасы 50 миллион сумга җитә.

Кулuа алынган көннән бирле Трепова тикшерү изоляторында утыра. Тикшерү ышандыруынча, ул Татарскийга бүләк иткән сынга шартлаткыч җайланма урнаштырылган булган.

Тикшерү фаразынча, Трепова Украина җирләреннән идарә ителә торган җинаятьчел төркемгә кергән. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Украина ватандашы Юрий Денисовны шартлауны оештыручыларның берсе дип атаган иде.

Шартлауны оештыруда Украинада яшәүче журналист Роман Попков (ул элек Русиядә тыелган Милли-большевист фиркасенең Мәскәү бүлекчәсе лидеры иде) катнашкан диелде. Тикшерү әйтүенчә, янәсе Трепова Попковтан крипто-янчыгына 190 мең сум тирәсе акча алган.

Трепова Попков белән алдан килешеп, Татарский белән танышуын, аның ышанычын яулау өчен башка исем астында аның белән очрашуларга йөрүен әйтә. Трепова сүзләренчә, аңа сынны тапшырырга кушканнар һәм бу биремне үтәгән өчен Украинада журналист булып эшкә алачакларын әйткәннәр. Ул сынның эчендә шартлаткыч булуын белмәдем ди.

  • Трепованың ире Попковка мөрәҗәгать язды, ул аннан хатынын ничек итеп алдый алуларын, Татарский белән очрашуга шартлаткычлы сын алып барырга күндерүләрен сөйләвен сорады.
  • Попков блогерны үтерүгә катнашы булуын танымады, әмма кире дә какмады.
  • Трепова беренче мәхкәмә утырышында терактта һәм шартлаткыч әйләнешендә гаепләүләр белән риза булмавын әйтте. Аны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керттеләр.
  • 2022 елның сентябрендә блогер Владлен Татарскийның Мәскәү Кремлендә Русия хакимиятләрен хуплап яздырган мөрәҗәгате мәшһүр булган иде. "Бөтенесен җиңәчәкбез, бөтенесен үтерәчәкбез, кемне кирәк, бөтенесен талаячакбыз. Барысы да без яратканча булачак!", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG