ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары волонтёрлар такымы белән берлектә 2022 елның февраленнән Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 43 014 хәрбие үлүен ачыклаган.
Һәлак булучыларның исемнәрен ачык чыганаклар аша тапканнар, алар медиалар һәм түрәләрнең хәбәрләренә, үлгән хәрбиләрнең якын туганнары социаль челтәрләрдә чыгарган язмаларга һәм зиратлардан алынган мәгълүматларга нигезләнә.
Тикшеренү авторлары иң сак исәпләүләрне башкарганда да Русия ягының югалтулары кимендә ике тапкыр күбрәк дип искәртә.
ВВСның урыс хезмәте фронт сызыгында мөһим үзгәрешләр булмаса да, Русия зур югалтулар кичерүен дәвам итә, дип яза.
Соңгы ике атнада гына да журналистлар 1283 хәрбинең үлүен раслаган. Бу 2022 елдагы уртача күрсәткечләрдән артыграк (ул чакта атнасына 300 үлем расланган), тик 2023 елның кышындагы күрсәткечләр белән туры килә, ул чакта атнасына 600-800 хәрбинең үлеме расланган. Былтыр кыш Русия көчләре Донецки өлкәсенең берьюлы берничә районында һөҗүм итәргә омтылды.
Алгы сафта төп авырлык элеккечә мобилизацияләнгәннәргә, ихтыяриларга (шул исәптән хәзер "Редут" хосусый хәрби ширкәте белән контракт төзүчеләргә) һәм колониядән сугышка җибәрелгән тоткыннарга төшә. Ягъни гаскәргә сугыш башланганнан соң килеп эләгүчеләргә. Сугышта һәлак булучыларның яртысы диярлек нәкъ менә алар арасыннан диелә язмада.
Журналистлар Русиянең мобилизацияләнеп сугышка киткән 5169 хәрбие һәлак булуын ачыклаган, алар арасында 4130 кеше, ягъни 80 проценты соңгы 12 айда үлгән, дип искәртелә.
Шул ук вакытта мобилизацияләнгәннәр арасында югалтулар күпкә күбрәк булырга мөмкин, чөнки 2022 елның октябреннән башлап Украинада үлгән солдатлар турында язылган күпчелек хәбәрләрдә аларның статусы күрсәтелми.
Фронттагы югалтуларын тулыландыру өчен Русиядә тоткыннарны да сугышка җибәрү дәвам итә. Шул ук вакытта узган елның сентябреннән башлап тоткыннар белән контрактны элеккечә 6 ай түгел, сугыш беткәнчегә кадәр имзалыйлар.
26 гыйнварга ВВС белән "Медиазона" сугышта Русиянең 8062 тоткыны үлүен ачыклаган.
Сугыш башыннан бирле 3079 офицерның һәлак булуы да билгеле. Аларның 800е майор һәм аннан зуррак дәрәҗәләргә ия булган диелә.
- Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Азатлык радиосы да бу сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат ачык чыганаклардан туплана.
- Безнең хисапка күрә, 26 гыйнварга Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2365 кеше һәлак булган, шул исәптән, Татарстаннан — кимендә 976, Башкортстаннан — кимендә 1389 кеше. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны бирми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум