Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: сугышта катнашучы тоткыннарга ярлыкау бирми башлаганнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Хәзер тоткыннар шартлы рәвештә азат ителгәннәр статусында сугыша. Бу - шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү түгел, чөнки анысы өчен мәхкәмәдән рөхсәт алырга кирәк. Ә менә шартлы рәвештә азат ителү өчен колониянең яки хәрби комиссариатның карары да җитә.

Украинага каршы сугышырга киткән Русия тоткыннарына хәзер президент Владимир Путинның ярлыкавы бирелми, моның урынына аларны шартлы рәвештә иреккә чыгаралар, шулай ук аларга сугыш ахырына кадәр хәрби хезмәттә булырга туры киләчәк. Бу хакта ВВС-ның урыс хезмәте тикшеренүендә әйтелә.

Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акчалар һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

2023 елның уртасында Путин Украинадагы сугыштан кайткан тоткыннарны ярлыкавын раслады. Алар арасында үтерүләр һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр дә бар иде.

ВВС журналистлары тоткыннарның туганнары хәбәрләренә тыянып һәм сугышта катнашучыларның үзләре белән сөйләшеп, хәзер колониядән алынганнарның Русия саклану министрлыгы белән контрактларын элеккечә алты айга түгел, бер елга төзүен ачыклаган. Министрлык белән контракт автомат рәвештә озайтылып барыла.

Моннан тыш тоткыннар Путинның ярлыкавын алмый һәм шартлы рәвештә азат ителгәннәр статусында сугыша. Канунда мондый норма әле күптән түгел генә барлыкка килде, дип яза басма. Бу - шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү түгел, чөнки анысы өчен мәхкәмәдән рөхсәт алырга кирәк. Ә шартлы рәвештә азат ителү өчен колониянең яки тоткыннар белән контракт имзалый торган хәрби комиссариатның карары да җитә. Бу процесста президентның катнашуы да кирәкми, дип искәртә мәкалә авторлары.

Тулысынча азат ителүгә яки хөкем карарының гамәлдән чыгуына тоткыннар бары тик дәүләт бүләкләре алса гына яки сәламәтлекләрен югалту, хәрби хезмәткә яраклы яшьтән чыгу сәбәпле сугыштан китсәләр генә өмет итә ала.

Журналистлар чатларда "Шторм Z" сугышчыларының туганнары язышкан хәбәрләрне өйрәнеп, махсус рота тоткыннарны җыюны былтыр августта туктаткан дигән нәтиҗәгә килгән. Сентябрьдән тоткыннарны "Шторм V" хәрби төркеменә алалар диелә.

ВВС "Медиазона" һәм волонтёрлар такымы белән бергә анализлаганнан соң, 23 гыйнварга Украинадагы сугышта кимендә 8 меңнән артык тоткын һәлак булган дигән нәтиҗәгә килгән. Аларның бер меңнән артыгы "Шторм Z" яки "Шторм V" отрядларында сугышкан.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG