Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда католик чиркәвенә кораллы һөҗүм ясалган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Һөҗүм итүчеләр качкан.

Истанбулда битлек кигән ике билгесез кеше Санта Мария католик чиркәвенә һөҗүм иткән. Бер кеше һәлак булган.

Нинди корал белән һөҗүм итүләре турында әлегә билгесез. Шулай ук һәлак булган кешенең кем булуы да әйтелми. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу чиркәүгә күбрәк Истанбулда яшәүче итальяннар йөри.

Һөҗүм итүчеләр качкан, полиция аларны эзли. Һөҗүм сәбәпләре билгесез.

Декабрь аенда Төркиядә христиан чиркәүләрендә һәм синагогаларда террористик һөҗүм әзерләүдә шикләнелеп 30дан артык кеше кулга алынган иде. Алар "Ислам дәүләте" террористик оешмасы тарафдарлары булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG