2023 елда Татарстанда мөгезле эре терлек саны 19 мең башка, ягъни 3 процентка кимегән. Бу хакта 30 гыйнварда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.
"Республикада кайбер хуҗалыклар терлек санын махсус киметә. Бу — Яңа Чишмә, Буа, Апас, Азнакай, Актаныш, Биектау районнары хуҗалыклары. 27 районында мөгезле эре терлек саны кимүе күзәтелде", диде ул.
Аерым алганда, Яңа Чишмә районында терлек саны 7,9 мең башка, Лениногорскида — 2,4 меңгә, Апаста — 2,4 мең башка азайган.
Татарстанның крестьян фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 4,5 процентка ук кимегән. Моның төп сәбәбе — бюджет ярдәме белән ачылган фермаларның 5 елдан соң дәүләт алдында җавап тоту вакыты бетүе белән бәйле.
Җәббаров сүзләренчә, терлек саны кимегән хуҗалыклардагы авылларның киләчәге куркыныч астында.
Соңрак бу мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрде. Бүген Яңа Чишмә, Спас, Кама Тамагы, Чирмешән районнарында хәл катлаулы булып кала.
"Терлек юк икән, эш тә юк дигән сүз. Кешеләр күчеп китә башлый. Киткән белгечләрне кире кайтару кыен булачак. Без бу районнарда халык саны кимүен дә күрәбез. Ферма ябыла, аннан - мәктәп, кибет. Киләсе биш елдан бу авыл бетәчәк. Әлегә фермалар бар икән, безгә яңа формалар табып аларның эшен алып баруны дәвам итәргә кирәк", диде ул.
Бүген Татарстанда 619,9 мең баш мөгезле эре терлек, 439 мең дуңгыз һәм 14,5 млн кош-корт бар дип исәпләнә.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләрдән соң Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы зур кыенлыклар белән очрашты. Санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгы техникасына һәм алмаш детальләргә бәяләр артты.
Татарстанда терлек саны кимүе 2022 елда крестьян фермер хуҗалыкларында күзәтелә башлады. Бу фермерларның дәүләт ярдәме алудан туктавы белән бәйле булды. 2023 елда да бу шаукым дәвам итте.
Узган ел Татарстанның кайбер районнарында сөт бәясе 16 сумга кадәр төште. Авыл халкы терлек башын киметү турында уйлана башлавы турында Азатлыкка сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум