Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Быел малларны асрап чыга алмабыз". Татарстанда сөт бәясе аска тәгәри


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның кайбер районнарында сөт бәясе 16 сумга төште. Авыл халкы терлек башын киметү турында уйлана.

Татарстанда сөткә бәя төшү дәвам итә. Апрель башында авыл хуҗалыкларыннан сөтнең сатып алу бәясе, узган елның шушы чоры белән караганда, 15 процентка төште дип хәбәр ителде. Ул вакытта аның хакы 29,43 сум иде (өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алмыйча). Шәхси хуҗалыкларда исә, 24 сумга төшкәне билгеле булды. Май азагында сөт бәяләре тагын да аска тәгәрәде. Авыл халкы терлектән котылу турында уйлануын әйтә.

"СӨТ БӘЯСЕ 30 СУМНАН 16 СУМГА ТӨШТЕ"

Тәтеш районының Алабирде авылында якынча 400 кеше көн күрә. Халыкның төп кереме — терлек асраудан, сөт сатудан килә. Бу авылда яшәүче Ольга Әхмәдуллина биш сыер асрый. Әмма хәзер аларны тотуның чыгымы күбрәк ди ул.

"Бер ел элек сөт бәясе 30 сум иде. Аның хакы былтыр июль аенда төшә башлады. Хәзер районда сөтне 16 сумга җыялар. Мондый бәя бик зур зыян сала безгә. Терлек асраучылар да күп бит. Безнең хуҗалыкта гына да 5 сыер бар.

Бер рулон печән 2 мең сум тора. Безгә кышны чыгар өчен 60 данә рулон кирәк. Саламның бер рулонын 500 сумга саталар. Ул якынча 20 данә кирәк. 10 сумнан 12 тонна икмәк хәстәрләү кирәк. Без авыр хәлдә калдык. Печәннең, икмәкнең бәяләре төшми бит", ди ул.

Болай барса, ул хуҗалыкта баш санын киметү турында уйлана.

"Сыерлар бик кызганыч миңа. Йөрәк өзгәләнә аларга карап. Быел без асрап чыга алмыйбыз аларны", ди ул.

Сөт бәясенең төшүен Ольга ханым "кулланылмыйча яткан продукциянең күп булуына" һәм Беларустан коры сөт кертелүе белән аңлаттылар дип сөйләде. Бу хакта соңрак.

Татарстанда сөт бәясе төрле районда төрлечә. Теләчедә, мәсәлән, 19 сумга төшкән дип сөйләде Азатлыкка бу райондагы сыер асраучы. Күрше Саба районында исә, 17-18 сум тирәсе. Вконтактеда авыл хуҗалыгына багышланган төркемдә шәхси хуҗалык башлыклары ай ярым элек үз районнарындагы сөтне сатып алу бәяләре турында фикер алышты. Ул вакытта Әлки һәм Спас районнарында — 15 сум, Апаста — 18, Кайбычта — 20, Балык Бистәсе — 21, Мамадышта 21 сум дип яздылар.

"СӨТНЕ ТҮГҮЧЕЛӘР, СЫЕРЛАРНЫ СУЮЧЫЛАР БАР"

Сөт комбинатлары да авыр хәлдә. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарының берсендә урнашкан сөт комбинаты җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов (исеме үзгәртелде) Азатлыкка бүгенге вазгыятькә үз аңлатмасын бирде.

"Сөтнең бер литры 25 сумнан кимесә, хуҗалык зыянга эшли башлый", дип сөйләде ул.

Бәяләрнең төшүен ул халыкның сөт продукциясен азрак сатып ала башлавы белән аңлата.

"Халыкта безнең сөт продукциясен куллану 30 процентка кимеде. Бу бик зур саннар. Төп сәбәбе — кешеләрнең кереме кимүе. Моннан тыш, халык саны да кими: Русиядән китүчеләр, сугышка алынучылар бар. Җәйге чорда мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла, хастаханәләрдә кешеләр азрак ята, шифаханәләргә йөрүчеләр кими. Алар күпләп сөт ризыклары сатып ала иде.

Нәтиҗәдә, хәзер сөтне кая куярга белмиләр. Зур хуҗалыклар нәрсә эшләргә дип баш вата. Бүген сөтне түгүчеләр дә бар дип ишеттем. Татарстанда малларны суя башлаучылар да бар. Сөт беркемгә дә кирәк булмагач, сыер тотудан ни файда", ди ул.

Аныңча, сөткә бәя төшү авыл хуҗалыгының зур өлешенә зыян китерергә мөмкин. Бу сыер тотучыларга гына түгел, игенчеләргә дә кагыла, нәтиҗәдә, эшсезлекне арттыра.

"Минемчә, бу хәл мөгезле эре терлек санын киметүгә китерәчәк. Хәзерге вакытта сыерларын суеп, хуҗалыкларын ябучылар да бар. Эссе челләләр китсә, сыерлар азрак сөт бирә башлый. Бәлки бу бәяләрне бераз арттырырга ярдәм итәр. Көзен сөт куллану артыр дигән өметтә яшибез", ди ул.

ТАТАРСТАН ДЕПУТАТЛАРЫ БЕЛАРУСКА ЧИКЛӘҮЛӘР КЕРТҮНЕ СОРЫЙ, МӘСКӘҮ ИШЕТМИ

Сөт бәясе артуының төп сәбәпләренең берсе — Беларустан коры сөт күпләп китерелә башлау. 2022 елның мартында Россельхознадзор Беларусның сөт һәм ит продукциясе җитештерүче 19 оешмасыннан моңа кадәр булган чикләүләрне алды.

Әлеге проблемны апрель аенда Татарстан Дәүләт шурасында да күтәреп чыктылар. Депутат Марат Галиев фикеренчә, бүген Татарстанда сөт җитештерүчеләр авыр хәлдә калган.

"Кайбер эре хуҗалыкларда сөт саву 30 процентка кимеде. Мал тоту отышлы түгел. Моның сәбәбен карарга кирәк. Базарда сөт бәясе безнең җитештерүчеләр хисабына төшмәде бит. Безгә Беларустан кертелүче сөтне арттырдылар. Аларга карата булган чикләүләрне бетерү шуңа китерде", дип белдергән иде ул.

Беларустан кертелүче сөткә чикләүләрне яңадан кертмичә, сөтне сатып алу бәясе тотрыкланмаячак дип саныйлар. Вазгыять үзгәрмәсә, якын киләчәктә сөт җитештерүчеләрнең бөлгенлеккә төшүе ихтимал диде Галиев.

Депутат Таһир Һадиев исә, "бүген без үз кешеләребезне егып салабыз. Кибеттә бәяләр артты, сөт куллану кимеде", дигән иде.

Ул вакытта депутатлар Татарстан хөкүмәтендә фикер алышырга, шуннан соң, Русия думасы, Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләргә кирәк диеште. Шулай да федераль үзәккә ачык мөрәҗәгать юллаучы булмады.

Бүген Татарстанда тәүлегенә якынча 4 800 тонна сөт җитештерелә. Шуларның төп өлеше - 4 200 тоннасын зур хуҗалыклар эшкәртә. Халыктан 620 тонна сөт җыеп алына.

Сөткә бәя төшү хуҗалыкларның зыянга эшләвенә китерә ала, дип белдергән иде Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә Әтнә районының "Таң" кооперативы мөдире Алмаз Сибгатуллин. Ул вакытта сөт җитештерүчеләр фикерен җиткергән фермерга җитәкчелектән җавап ишетелмәде. Бары Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров үз чыгышында озак вакытка исәпләнгән контракт төзеп, алдан билгеләнгән суммага сөт сатарга чакырган иде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәткә бәяләп аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
  • Татарстан авыл хуҗалыгы чит ил техникасына, орлыкларына ихтыяҗ кичерә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров сүзләренчә, республикада чит ил селекциясендәге орлыклар, техник культуралар һәм кукурузлар кулланыла: чөгендер - 100 процентка, бәрәңге - 96,5%, көнбагыш - 79%, рапс - 62%, куркуруз - 23 процентка чит ил орлыклары. Татарстан кырларында эшләүче техниканың зур өлеше дә чит илнеке санала. Республикада кулланылучы печән әйләндергече - 41 процентка, чәчүлек комплексы - 56%, печән чапкычлар - 52%, чөгендер җыючы комбайннар - 76%, бәрәңге алучы комбайннар - 56%, ашлык комбайннары - 29%, тракторлар - 11%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30 процентка импорт техника булып тора.
  • Нәтиҗәдә, 2022 елда Татарстанда мөгезле эре терлек саны 16 мең башка кимегән. Маллар санын зур инвесторлар азайта. "Кызыл Шәрек" оешмасы 8 824, "Ак Барс" холдингы - 5 169, "Агросила" - 1 471 башка киметкән. Моннан тыш, "Кызыл Шәрек"та сөт җитештерү дә 18 процентка төшкән. Авыллардагы фермерлар да мөгезле эре терлек саны 1,3 мең башка киметкән.
  • Инвесторларның җитештерүне киметүе авылларда эшсезлекне арттыра. Чистай районында гына да терлек санын бетергән инвестор аркасында биш авыл эшсез калган. Шундый ук хәл Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Югары Ослан районнарында да күзәтелә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "хәл итү юлы табылмаса, бу авыллар әкренләп юкка чыгачак", диде.
  • 2021 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, республикада яшәүчеләрнең шәһәрләшүе дәвам итә. Татарстанда халыкның 23% гына авылларда яши (2010 елда бу күрсәткеч — 25%, 2002 елда — 26,2% булган). Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG