Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөт ризыклары җитештерүчеләр февральдән бәяләрнең кисәк артуын белдерде


Аерым алганда, бәяләр кыйбатлануга чыгымнар артуы, чит ил валютасына карата рубльнең арзанаюы һәм эшче көчләргә кытлык сәбәпче диелә.

Сөт ризыклары җитештерүчеләр, аерым алганда логистикага, төрү капларына һәм тауарларны эшкәртүгә чыгымнар арту сәбәпле, бәяләрнең кисәк артачагы турында белдерде.

"Простоквашино" һәм "Активиа" брендларына ия булган Danone ширкәте, тауарларны ваклап сатучы оешмаларны, ассортиментының бер өлеше февраль аеннан 10 процентка кыйбатланачагы турында кисәткән.

Пискарёвский сөт заводы исә, узган ел ахырында сөт ризыкларына бәяне алты-сигез процентка арттырырга мәҗбүр булуын хәбәр итте.

Valio ширкәтендә әйтүләренчә, 2021 ел ахырына чи сөткә базар бәясе 15-20 процентка үскән.

Бәяләр артуның сәбәпләре буларак җитештерүчеләр ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында баланс булмауны, чит ил валютасына карата рубльнең арзанаюын, климат факторларын һәм эшче көчләргә кытлыкны атаган.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгында исә 2022 елда сөт ризыкларына бәяләрнең кисәк артуын көтмиләр, ә 2021 елдагы бәяләр динамикасы азык-төлек инфляциясе темпларыннан түбәнрәк булды дип таныганнар.

Элегрәк 2022 елның февраленнән үз продуктларына бәя артачагы турында икмәк-күмәч җитештерүчеләр дә кисәткән иде.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгында ипи кыйбатлану өчен сәбәп күрмибез дип белдерделәр, ә "бәяләрне яңадан карауны аерым очракларын" "җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең стандарт тәҗрибәсе" дип атадылар.

Росстат мәгълүматына күрә, Русиядә 2021 елда инфляция 8,39 процентка җиткән, бу соңгы алты елда иң зур күрсәткеч. 2020 елда инфляция 4,9 процент булган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG