Русия президентына намзәт Борис Надеждин Русия Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплаучылардан җыелган имзаларны тапшырган.
Ул үзенең такымы белән рөхсәт ителгән иң зур санда - 105 мең имза китергән. Хәзер аларны Үзәк сайлау комиссиясе тикшерергә тиеш. Кәгазьләрне башта карап чыгачаклар соңыннан очраклы рәвшетә 60 мең имзаны сайлап алачаклар. Әгәр алардагы хилафлыклар 5 проценттан да кимрәк булса, Надеждинны теркәргә тиешләр. Әгәр шикле имзалар күбрәк булса, тагын 30 мең имзаны тикшерәчәкләр.
Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъда итә.
Хәзерге вакытта аңа 60 яшь, сәясәттәге юлын ул 1990нчы елларда башлый. 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" ("Союз правых сил") фиркасеннән Русия думасы депутаты була.
Бүген Үзәк сайлау комиссиясенә үз имзаларын тапшыргач та Русия азатлык һәм гаделлек фиркасеннән намзәт Андрей Богданов сайлауларда катнашмаячагын әйтте. Ул чит илдә ябылмый калган хисабы "табылуын" әйтте.
Шулай ук үз-үзен тәкъдим иткән блогер-эколог Анатолий Батышев
та президентлыкка барудан баш тартып гариза тапшырган. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.
Кичә, 30 гыйнварда да Русия президентына ике намзәт сайлауларда катнашудан баш тартты. "Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде. Демократик фиркадән Ирина Свиридова исә кирәкле 100 мең имзаны җыя алмаган. Алар икесе дә Путинны хупларга чакырды.
Хәзерге вакытта Русия президентына җиде кеше дәгъва итә. Аларның дүртесе инде теркәлде, икесенең имзаларын Үзәк сайлау комиссиясе карый, тагын берсе комиссиягә имзалы кәгазьләрен бүген Казан вакыты белән кичке алтыга кадәр китерергә тиеш.
- Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.
- 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
- Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде.
- Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум