Украина һәм Русия әсирләр белән алмашты. Русия саклану министрлыгы 31 гыйнварда Украинага 195 әсирен тапшырдык, ә украин әсирлегеннән Русиянең 195 хәрбие кайтарылды, дип җиткерде.
Украина президенты Владимир Зеленский үзенең Telegram-каналында алмаш нәтиҗәсендә Украинага 207 кеше кайтты, дип язды."РБК-Украина" язуынча, азат ителгәннәрнең иң өлкәненә 61 яшь, иң кечкенәсе 20 яшендә. Тапшырылган әсирләрнең кимендә 36сында яралар яки җитди авырулар бар диелә.
24 гыйнварда Белгород өлкәсендә ИЛ-76 хәрби очкычы килеп төшкәннән соң, бу беренче тапкыр әсирләр белән алмашу булды. Русия саклану министрлыгында белдерүләренчә, килеп төшкән очкычта Украина кораллы көчләренең 65 әсире булган. Аларны алмаш өчен дип Белгород өлкәсенә күчергән булганнар. Очкычта булган һәркем үлде дип хәбәр ителде. Русия рәсми затлары очкычны Украина бәреп төшерде, дип белдерде.
Украина хакимияте вәкилләре, шул исәптән президент Владимир Зеленский да Русиянең очкыч һәм әсирләр белән бәйле бу фаразын расламады да, кире дә какмады. Алар әсирләр белән алмашу чынлап та әзерләнде, тик булмады диде, Русияне әсирләр язмышы белән бәйле мәсьәләне Украинадагы җәмәгать фикеренә йогынты ясау өчен куллана дип гаепләде. Украина очкыч фаҗигасен халыкара тикшерергә чакырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум