Русиягә Төркиядән, Азәрбайҗаннан һәм Беларустан кертелгән йомыркаларны нигездә кондитер эшләнмәләре һәм башка тауарлар өчен эшкәртүгә җибәргәннәр. 78 млн данә йомырка турында сүз бара. Бу хакта "Руспродсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леоновка сылтама белән "Известия" яза.
Аның әйтүенчә Русиядә йомырка бәясен тотрыкландыруга башка илләрдән йомыркалар сатып алу түгел, ә эчке базарда күрелгән чаралар ярдәм иткән - әйтик кибетләр кошчылык фабрикалары белән озын вакытка контрактлар төзегән. Леонов логистиканы исәпкә алганда хәтта пошлина алынмаса да, чит илдән кертелгән йомыркага бәя Русиядәгесеннән арзанрак түгел ди.
Шулай ук "Руспродсоюз"да хәзерге вакытта йомыркага бәя арзаная башлавы теркәлә, тик аның былтыргы бәяләргә кире кайтуы шикле, дигәннәр.
Русиягә йомыркаларның күпчелеге Беларустан кертелде - 60 млн данә. Төркиядән 5,6 млн данә йомырка, Азәрбайҗаннан - 4,2 млн данә йомырка кертелде. дип яза басма.
- Былтыр 8 декабрьдә Русия баш прокуроры Игорь Краснов төбәкләрдә тавык йомыркасының нигезсез кыйбатлануын тикшерергә, хокук бозулар ачыкланса чаралар күрергә кушты.
- 14 декабрьдә туры элемтә вакытында Русия президенты Владимир Путин йомыркага һәм тавык итенә бәяләр артуы белән бәйле хәл өчен гафу үтенде.
- Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен, эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен чит илдән кертелгән йомыркалардан пошлина да алмый башлады. Ул 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак.
- Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елның июненнән башлап беренче тапкыр тавык йомыркасына бәя быел 10-15 гыйнварда гына төште.
- Бу вазгыятьтә Әфганстан татарлары Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерде.
- Күптән түгел билгеле булганча, Башкортстанның "Башкирская" кошчылык фабрикасында кош кизүе чыгуы сәбәпле узган ел республикада 3,2 млн баш кош-корт, 18,2 млн йомырка, 70 тонна ит һәм ит ризыгы юк ителгән.
- 2023 елда Русиядә кош кизүе чыгуның 77 очрагы ачыкланган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум