Коткаручылар Онега күлендә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Төньяк-Көнбатыш һава-коткару үзәгенең Ми-8 боралагы калдыкларын тапкан. Боралак кичә, 4 февраль көнне күнегүләр ясап очкан вакытта Карелиядә Онега күле өстендә элемтәгә чыгудан туктаган иде. Боралакта өч кеше булуы әйтелде.
Министрлыкның Telegram-каналында әйтелгәнчә, боралак өлешләрен ярдан 11 чакрым ераклыкта, 50 метр тирәнлектә тапканнар.
"140 тан артык белгеч һәм 33 берәмлек техника, шулай ук Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Лидер" аеруча куркыныч коткару операцияләре үзәгенең 60 метр тирәнлеккә кадәр чуму рөхсәтенә ия водолазлары җәлеп ителде", диелә хәбәрдә.
Шулай ук су астында эзләүләрне "Фалькон" су асты җиһазы белән алып барачаклары, аның 300 метрга кадәр тирәнлеккә чума алуы әйтелә.
Министрлыкта казага юлыккан боралак белән тәҗрибәле өч кешедән торган экипаж идарә итүен, аларның моңарчы меңләгән сәгать очканы булуын әйттеләр.Боралак экипажының язмышы турында министрлык хәбәрендә әйтелми.
Русия тикшерү комитеты хәрәкәт иминлеге һәм һава транспортын куллану кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачты. Казага китергән сәбәпләрне фаразлаганда экипаж хатасы, һава шартлары, техника төзексезлеге атала.
- Соңгы вакытларда Русиядә хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде.
- Былтыр җәй көне Алтайда Ми-8 боралагы казага юлыкты, алты кеше һәлак булды. Боралакта туристлар булган. Росавиация мәгълүматынча, барлыгы 15 кеше очкан.
- Быел гыйнвар ахырында Белгород өлкәсенең Корочански районында Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште. Анда Украина кораллы көчләренең 65 әсире булуы әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум