Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 2023 елда Русиядә очкычлар белән бәйле хәлләр саны ике тапкырга арткан


Новосибирски басуына утырган очкыч
Новосибирски басуына утырган очкыч

Аерым алганда, Cirium тикшеренүләр ширкәте белешмәләренә күрә, Русиядә былтыр һәр 100 мең очышның 10сында берәр хәл килеп чыккан, ә  2022 елда аларның саны 100 мең очышка бишәү генә булган.

2023 елда Русиядә очкычлар белән бәйле хәлләр саны шактый арткан. Бу хакта ачык белешмәләрне өйрәнүче тикшеренү ширкәтләренә сылтама белән The Wall Street Journal яза.

Басма моны Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиянең авиация тармагына кертелгән чикләүләрнең нәтиҗәсе белән бәйли.

Германиянең Jacdec тикшеренү ширкәте белешмәләренә күрә, 2023 елда Русиядә очкычлар белән бәйле кимендә 74 хәл теркәлгән. Шул ук вакытта 2022 елда мондый 36 очрак кына булган. Моны Cirium тикшеренүләр ширкәте дә раслый, аның исәпләүләренә күрә Русиядә былтыр һәр 100 мең очышның 10сында берәр хәл килеп чыккан, ә 2022 елда аларның саны 100 мең очышка бишәү генә булган.

Шулай да былтыр Русиядә зур очкычлар белән бәйле казаларны булдырмый кала алдылар. Корбаннар саны ягыннан иң зур һәлакәт - "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожин һәм аның ышанычлылары утырган очкычның казага юлыгуы булды. Бу һәлакәтнең сәбәпләре рәсми ачыкланмаган - тикшерү мәгълүматлары яшерен дияргә була.

Моннан тыш Новосибирски өлкәсендә "Урал һава юллары" очкычының басуга төшеп утыруы да зур шау-шу тудырды. Очкычның гидросистемы эшләми башлаган иде. Каза хәлендә төшеп утырган очкычта беркем дә һәлак булмады.

Күп очракта җитди зыян килмәсә дә һәм кешеләр үлемен булдырмый кала алсалар да, даими рәвештә очкычларда техник төзексезлек килеп чыгуы юлчылар өчен шактый куркыныч тудыра һәм пилотларга басымны арттыра, дип искәрткән WSJ сораштырган белгечләр.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
  • Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.
  • Чит илдән кирәк-яраклар кертү белән бәйле проблемнар аркасында, Русия һава ширкәтләрендә очкыч журналын алып бару кагыйдәләре дә үзгәргән. Алар хәзер очкычның бөтен төзексезлекләрен дә язып бармыйлар. Мәсәлән һәлакәт-коткару җиһазы җитмәү яки очкычтагы бәдрәф эшчәнлеген тәэмин итүче вакуум генераторы ватылу кебек әйберләрне. Очкычтагы төзексезлекне төзекләндермәгән килеш тә очарга рөхсәт итүче вакыт аралыгы да арттырылган диелә.
  • Былтыр 20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы ягулык агу сәбәпле һава аланына кире кайтты. Bombardier CRJ200 Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән иде, 55 минуттан кире Бөгелмәгә төшеп утырды.
  • 11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG