Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Тула контрактчысына хәрби бүлекчәсен калдырып киткән өчен 400 хәрби алдында алты ел колония биргәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңрак мәхкәмә рәисе бу хәрбиләр белән әңгәмә үткәргән, "хәрби хезмәттә булу тәртибенә каршы җинаятьләр кылган өчен " җинаять җаваплылыгы булуы турында сөйләгән, диелә.

Русиядә 400 хәрби каршында Тула контрактчысы Иннокентий Борматовка хезмәт иткән урынны ташлап китү эше нигезендә (Җинаять кодексының 337 маддәсе, 5 өлеше) алты ел колония биргәннәр. Бу хакта өлкә мәхкәмәләре матбугат хезмәте җиткерә.

Борматовны гаскәргә мобилизация кысаларында чакырганнар. Хөкем карарын 2 февральдә чыгарганнар.

Гаепләү фаразынча, 2023 елның гыйнварында Борматов "авыр тормыш хәлләре һәм җитди сәбәпләр булмаган килеш" хезмәт иткән бүлекчәсеннән Тула өлкәсенә киткән. Ирнең "сугыш хәле кертелгән урында" хезмәт итүе әйтелә. Ун айдан соң, октябрь ахырында аны хәрби полиция хезмәткәрләре табып ала.

Мәхкәмә утырышында Иннокентий Борматов гаебен таныган диелә. Аңа хөкем карарын 400 хәрби алдында игълан иткәннәр.

Соңрак мәхкәмә рәисе хәрбиләр белән әңгәмә үткәргән, "хәрби хезмәттә булу тәртибенә каршы җинаятьләр кылган өчен " җинаять җаваплылыгы булуы турында сөйләгән, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Башка хәрбиләр алдында хөкем карары чыгаруларының бу беренче очрагы гына түгел. 2023 елның 25 маенда "профилактик максатларда" башка бер контрактчыны Красноярски краеның бер хәрби бүлекчәсендә актлар залында хөкем иттеләр, аңа биш ел колония бирелде.

  • 2022 елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсе Миңлегали Шәйморатов батальоны ихтыярие - 29 яшьлек Рафаэль Миграновны мобилизация чорында дезертирлык кылуда гаепле дип табып алты елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Былтыр ноябрьдә Хабаровскида мобилизацияләнгән ирне хәрби бүлекчәдән киткән өчен 10 елга утырттылар, бу әлеге маддә нигезендә чыккан иң каты хөкем карары.
  • 2023 елның сентябрендә Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты. Мәдинә Каболаева авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG