Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәхкәмәгә ил гаскәре хакында "ялган хәбәр" тарату турында яңа эш кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә экстремист оешма дип табып тыелган "СССР ватандашлары" хәрәкәте тарафдары Евгений Шепелев "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә 2022 елда ук бер пост чыгарган булган. Анда ул Украинаның Изюм шәһәрендә Русия гаскәре кылган гамәлләр турында язган. Иргә җинаять эше ачылган һәм мәхкәмәгә барып җиткән.

6 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсенә Русия гаскәре турында "фейк" тарату турында җинаять эше карауга кертелгән. Аны "СССР ватандашлары" (Русиядә экстремист оешма дип табылды һәм тыелды - ред) хәрәкәте тарафдары Евгений Шепелевка ачканнар. Бу хактагы мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыкты, дип җиткерә "Аспекты".

Иргә каршы җинаять эшен былтыр 2 ноябрьдә ачканнар. Ул Украинаның Изюм шәһәрендә Русия гаскәре кылган гамәлләр турында пост чыгарган булган. Тикшерү белешмәләренчә, Шепелев бу язманы 2022 елның 16 сентябрендә үзенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә чыгарган. Хәзерге вакытта бу сәхифәне карап булмый.

Шепелевның өендә тентү үткән, аның техникасын һәм "СССР ватандашлары" оешмасы символикасы булган документларын тартып алганнар. Чикләү чарасы буларак иргә читкә чыгуны тыйганнар.

  • Җинаять кодексына ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турындагы маддәне Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң керттеләр.
  • Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "Овд-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250 се - ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.
  • Гаскәр турында ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре дә бар.
  • Фейклар" таратуда гаепләп хөкем ителгәннәр Татарстанда һәм Башкортстанда да булды. Әйтик Чаллы шәһәр мәхкәмәсе "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен Сергей Новокрещенныхны өч ел һәм бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG