Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә Telegram-каналда фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны ил гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип тапканнар.

Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе Руслан Зәйниевне гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Idel.Реалии" җиткерә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, исеме аталмаган бер Telegram-каналда Зәйниев кайбер язмаларга төрле фикерләр калдырган. Мәсәлән, алар арасында "Без Украина яклы, без дә урысларны яратмыйбыз, шуңа Украина өчен борчылабыз", дигән сүзләр булган. Мәхкәмә фикеренчә, бу сүзләре белән ул урысларны нәфрәт итүен белдерә һәм Украина кораллы көчләрен хуплый.

Ирнең "Әгәр мине мобилизацияләсәләр, мин урысларны атачакмын" дигән фикерендә исә мәхкәмә урыс милләте вәкилләрен үтерүне хуплау тапкан.

Шулай ук мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, "Казаннан Яңа ел котлавы, Украина җиңәчәк, Аллаһ боерса" дип Украина кораллы көчләрен хуплаган, "Украинага дан", "Каһарманнарга дан" дигән сүзләр дә язган.

Мәхкәмә утырышында Зәйниев гаебен таныган һәм үзен кырыс хөкем итмәүне сораган диелә.

Татарстанда яшәүчеләргә Telegram-да калдырган фикерләре өчен моңарчы да җинаять эшләре һәм административ эшләр ачылганы булды.

Әйтик, былтыр көз Татарстанда Мосыйфуллин фамилияле егеткә тикшерү комитеты Telegram-каналда язган сүзләре өчен "нәфрәт уяту" турында җинаять эше ачкан иде. Ул татар чатларында урысларга карата көч куллану гамәлләренә чакырган, урысларның акыл сыйфатлары турында фикер йөрткән һәм аларны "үтерү белән бәйле турыдан-туры янаулар белдергән" диелде.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Күптән түгел Азатлык Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәрнең сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнүен язды. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен Фазыл Вәлиәхмәтов өстеннән әләк язылган, шуның нигезендә административ эш ачылган. Аңа 30 мең сум штраф салдылар.
  • 2022 елның 24 февраленнән быелның 22 гыйнварына кадәр, Административ кодексының 20.3.3 маддәсе, ягъни Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү турында 8693 административ эш ачылган. Бу хакта "ОВД.Инфо" хәбәр итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG