Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан пешекчесе хәрби комиссариатта "Украина кораллы көчләренә дан" дип кычкырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үзе сөйләвенчә, башта аның хисабыннан ике миллион сумга якын акча урлаганнар. Соңрак шалтыратып, мошенник тоткарланды, ә сезгә аны тану өчен хәрби комиссариатка килергә кирәк дигәннәр. Янәсе бинага кертсеннәр өчен аңа "Украина кораллы көчләренә дан" дигән яшерен сүз кычкырырга кирәк булган.

Казанда яшәүче хатын-кыз хәрби комиссариатта "Украина кораллы көчләренә дан", дип кычкырган. Аңа мошенниклар шулай эшләргә кушкан, дип җиткерә ASTRA.

Басма язуынча, Казанда балалар бакчасында пешекче булып эшләүче хатын-кыз кызы белән бергә Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариатына килгән һәм "Украина кораллы көчләренә дан", дип кычкыра башлаган.

Полиция белән сөйләшкән вакытында пешекче үзенә бер ай буе "төрле оешма вәкилләре" шалтыратуын әйткән. Алар аның хисабыннан ике миллион сумга якын акча урлаган.

7 февральдә хатынга кабат билгесез затлар шалтыратып, мошенник тоткарланды, ә сезгә аны тану өчен хәрби комиссариатка килергә кирәк диләр. Бинага кертсеннәр өчен аңа "Украина кораллы көчләренә дан" дигән яшерен сүз кычкырырга кушканнар диелә.

Пешекчегә экстремизм маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелгән. Хәзер аны мәхкәмә карый диелә.

  • Былтыр гыйнвар аенда Чаллыдагы банк бүлекчәләренең берсендә сугышка каршы шигарләр кычкырган хатын-кызны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип табып, 25 мең сум штрафка хөкем иткәннәр иде.
  • 45 яшьлек хатын банк бүлекчәләренең берсенә буш пыяла шешә тотып килгән һәм сугышка каршы шигарләр кычкырган. Полиция хезмәткәрләренә аңлатма биргәндә ул моны банкның Мәскәүдәге офисы хезмәткәре эшләргә киңәш итте дигән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG