Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин журналист Такер Карлсон белән әңгәмәсендә Эван Гершковичны Красиковка алмаштырырга әзер булуын әйтте


Такер Карлсон Владимир Путин белән сөйләшә
Такер Карлсон Владимир Путин белән сөйләшә

Путин әйтүенчә, Гершкович The Wall Street Journal-да түгел, "Америка махсус хезмәтләре мәнфәгатьләрендә" эшләгән һәм аны "җинаять эшләгәндә тотканнар". Путин Гершковичны Русия төрмәсендә тотуның бернинди мәгънәсе дә юк  һәм "махсус хезмәтләр белән" бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк ди. 

Америка журналисты Такер Карлсон үзенең сайтында Русия президенты Владимир Путин белән ике сәгатьлек әңгәмә чыгарды. Карлсонның Мәскәүгә сәфәре турында Русия дәүләт медиалары алдан бик күп сөйләгән иде.

Бу әңгәмәсендә Путин мөһим белдерүләр ясамады дияргә дә була, иң игътибарга лаеклысы - ул шымчылыкта гаепләнеп инде бер елга якын Русия тикшерү изоляторында утыручы Америка журналисты Эван Гершкович турында сорауга җавап бирде.

Путин әйтүенчә, Гершкович The Wall Street Journal-да түгел, "Америка махсус хезмәтләре мәнфәгатьләрендә" эшләгән һәм аны "яшерен мәгълүмат алган чагында җинаять вакытында тотканнар". Путин фикеренчә, бу шымчылык дип атала, тик ул Гершковичны Русия төрмәсендә тотуның бернинди мәгънәсе дә юк һәм махсус хезмәтләр белән" бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән.

Ул "АКШ беректәше булган бер илдә төрмәдә утыручы кешенең тарихын" мисалга китергән. Янәсе махсус хезмәтләр белән бәйле булмаган бу кеше "ватанпәрвәрлек хисләре аркасында Европа башкалаларының берсендә бандитны юк иткән".

Русия президенты гомерлеккә төрмәгә утыртылган Вадим Красиковны (Вадим Соколов) күз уңында тотты. Ул 2019 елның августында көпә-көндез чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен Германиядә хөкем ителде. Красиков Русия махсус хезмәтләрендә эшләгән дип фаразлана.

Украинадагы сугышны ничек тәмамларга дигән сорауга Путин АКШ Украинага корал бирми башлагач та сугыш бетәчәк дип җавап бирде. "Төньяк агым" үткәргечләрен ул АКШ Үзәк күзләү хезмәте шартлаткан дип саный.

Владимир Путинның Такер Карлсон белән ике сәгатьлек әңгәмәсе бүген, 9 февральдә Кремль сайтында чыкты.

Видео белән беррәттән әңгәмәнең урыс телендә тексты да чыкты.

  • Такер Карлсон – Fox News-ның кискен уңчы карашлы элекке алып баручысы, АКШның элекке президенты Дональд Трамп тарафдары. Ул Украинага ярдәм бирүгә каршы чыга.
  • Карлсон Русиягә килгәннән соң Кремль пропагандасы аның бу сәфәреннән сенсация ясады.
  • Fox News журналистны эштән җибәргәч, Карлсон үзенең сайтында онлайн-эфирларга чыга башлады, хәзер ул үзенең шоуларын X (элекке Twitter) социаль челтәренә дә куя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG