Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 2023 елда Русия эчке эшләр министрлыгы 410 теракт теркәгән, бу — соңгы 20 елда иң зур күрсәткеч


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Русия куәт оешмалары вәкилләре сугышка каршы чараларны, мәсәлән, хәрби комиссариатларга ут төртүне дә "теракт" дип санарга мөмкин. Украина кораллы көчләренең гамәлләрен дә террорчылык акты дип таныйлар. 

2023 елда Русия эчке эшләр министрлыгы 410 теракт теркәгән. Бу 2004 елдан бирле иң зур күрсәткеч, дип җиткерә "Вёрстка" министрлык белешмәләренә сылтама белән.

Министрлык белешмәләренчә, 2021 елда илдә 41 террорчылык акты теркәлгән, ә Русия Украинага каршы сугыш башлаган 2022 елда шундый 127 очрак булган.

Шул ук вакытта Русия куәт оешмалары вәкилләре сугышка каршы чараларны, мәсәлән, хәрби комиссариатларга ут төртүне дә "теракт" дип санарга мөмкин. Украина кораллы көчләренең гамәлләрен дә террорчылык акты дип таныйлар.

Моңа кадәр Русиядә 2003 елда гына бу күрсәткечләр рекорд куйган, ул чакта 561 террорчылык акты теркәлгән булган. Журналистлар ул елны Русия буйлап кешеләр күп җыелган урыннарда дистәдән артык шартлаулар булуын искәртә.

  • Мондый очраклар былтыр Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
  • Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаепләделәр.
  • Октябрьдә исә Татарстанда тимер юл җиһазын яндыруда шикләнеп өч егетне тоткарладылар. Бөгелмәдә яшәгән өч егет (аларның берсенә яңарак кына 16 яшь тулган) Куйбышев тимер юлындагы реле җайланмасы урнашкан шкафны яндыруда шикләнелә, бу эш өчен аларның һәркайсына бишәр мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр диелде. Сорау алган вакытта алар ут төртүне "Telegram-нан бер егет" кушуы буенча эшләвен әйткән. Аларга "Террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG