Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Комитет-2024" активисты тикшерү комитетыннан Путинны "нацизмны аклау" маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартуны сорый


Путин Fox Newsның элекке алып баручысы Такер Карлсон белән әңгәмәсендә янәсе Польша наци Германияне үзенә һөҗүм итәргә мәҗбүр иткән дип белдереп, Гитлерны аклады ди Сергей Антонов.

Сәяси активист Сергей Антонов Русия президенты Владимир Путинга каршы нацизмны аклау турында җинаять эше ачуны сорап тикшерү комитетына гариза язган.

Путин Fox Newsның элекке алып баручысы Такер Карлсон белән әңгәмәсендә янәсе Польша наци Германияне үзенә һөҗүм итәргә мәҗбүр иткән дип белдереп, Гитлерны аклады ди Антонов.

Тикшерү комитетына гаризасында ул президентның әңгәмәсеннән өзекләр китергән: "Поляклар мавыгып китеп Гитлерны Икенче дөнья сугышын башларга мәҗбүр итте", "1939 елның 1 сентябрендә сугыш нигә нәкъ менә Польшадан башланган: чөнки ул кире булган - Гитлерга ниятләрен тормышка ашырган чакта Польша белән сугыш башлаудан башка чара калмаган" дигән сүзләрен язган.

Антонов бу сүзләр медиаларда һәм социаль челтәрләрдә таралды дип искәртә. Ул затның "вазифаи хәлен һәм медиаларны кулланып" җинаять кылуы билгеләрен күрәм дигән һәм тикшерү башлауны таләп иткән.

  • Сергей Антонов - үзенең максаты итеп "Путин режимының легитимлыгын инкарь итү"не куючы "Комитет-2024" берләшмәсе рәисе. Элегрәк берләшмә аерым алганда Путинны президент сайлавына теркәмәүне таләп итеп Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итте.
  • Антонов - сәясәт белгече, "Азат Удмуртия" хәрәкәте әгъзасы. 2022 елда ул Удмуртия башлыгы вазыйфасына дәгъва итте, әмма соңрак сайлау кампаниясе барышында күп санлы канун бозулар булуга сылтанып намзәтен кире алды. шуннан соң эзәрлекләүләр булыр дип сагаеп Русиядән китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG