Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Татарстанда җыелган салымнар 11 процентка кимегән


Шул ук вакытта республика салымнарның зур өлешен Мәскәүгә җибәрергә мәҗбүр.

2023 елда Татарстанда 1,3 трлн сум салым җыелган. Бу, 2022 елга караганда, 11,3 процентка азрак. 2022 елда Татарстанда 1,465 трлн сум күләмендә салым җыелган иде. Әлеге саннарны Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе хәбәр итте.

Керемнең төп өлешен файдалы казылмалар табуга салым тәшкил иткән. Мәскәүгә турыдан-туры юлланучы бу салым 605,8 млрд сум күләмендә булган.

Өстәлгән бәягә салым (НДС) — 298 млрд сум, табышка салым — 221,7 млрд, физик затларның керемгә салымы (НДФЛ) — 221,7 млрд, оешмалар милкенә салым — 38,1 млрд сум күләмендә җыелган. Физик затлар милкенә салым бары 2,7 млрд сум акча китергән.

Республика салымының күпме өлеше Мәскәүгә юллануы әйтелми.

Моңа кадәр Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республикада җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк дип белдергән иде. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк. 2022 елда республика федераль бюджетка 812 млрд сум юллаган булган. Монда Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды исәпкә алынмаган.

2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.

2023 елның 12 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 565,7 млрд сум керем алган.

• 2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Депутатлар бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итте.
• 2024 елда Татарстанның бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак диелде. Әмма шул ук вакытта Русия президентын сайлауны оештыру һәм уздыру аркасында Татарстанда бюджет дефициты артырга мөмкин.
• Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов Азатлыкка аңлатканча, Татарстанның керемнәре артуы доллар үсүенә һәм хәрби сәнәгать җитештерүенә федераль бюджеттан зур акчалар бүлеп бирелүенә бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG