Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәсмие буйдак ир-атларны тизрәк өйләнергә чакырды


 Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина

Аныңча, бу гомер озынлыгын арттыра.

Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина буйдак ир-атларны тизрәк өйләнергә чакырды. Бу хакта ул бүген демографиягә багышланган хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Моннан тыш, очрашуда абортларны киметү өчен чаралар күрелә башлавы әйтелде.

"Кызганыч, буйдак ир-атлар азрак яши, хроник авырулардан интегә, стресска бирелә. Шуңа да ялгыз ир-атларны бу мөмкинлектән кулланып, өйләнергә һәм тормышыңны күпкә бәхетлерәк, җылырак һәм уңайлырак итәргә чакырам", диде ул.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә ир-атның уртача гомер озынлыгы 67 яшьне тәшкил итә. Татарстанда халыкның уртача гомер озынлыгы — 75,4 ел.

2023 елда Татарстанда 25,2 мең пар гаилә корган. Бу 2022 елдан 2,2 мең гаиләгә азрак.

Моннан тыш, түрәләр абортлар санын киметү өчен Казанда ачылган кризис үзәгенең беренче нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең 49 проценты аборт ясатудан баш тарткан. Әлегә барлыгы 200дән артык йөкле хатын консультация алган.

• 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.

• Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.

• Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG