Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшьләрнең "социаль яктан үзләрен ничек хис итүләрен" тикшерәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу тикшеренү бөтен шәһәрләргә һәм районнарга кагылачак, аның нәтиҗәләре 2030 елга кадәр гамәлдә булачак яшьләр сәясәте стратегиясенә нигез итеп алыначак. Бу стратегиянең  төп максаты - республикадагы "яшьләрнең тормыш сыйфатын арттыру".

2024 елда Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы "яшьләрнең социаль яктан үзләрен ничек хис итүе турында масштаблы тикшеренүләр" уздырмакчы. Бу хакта министр Ринат Садыйков әйтте.

Аның сүзләречә, бу тикшеренү бөтен шәһәрләргә һәм районнарга кагылачак, аның нәтиҗәләре 2030 елга кадәр гамәлдә булачак яшьләр сәясәте стратегиясенә нигез итеп алыначак. Бу стратегиянең төп максаты - республикадагы "яшьләрнең тормыш сыйфатын арттыру".

Министрлык мәгълүматынча, Татарстанда 35 яшькә кадәр 1,05 млн кеше яши. Аларның 244 меңе - студентлар, 569 меңе - эшче яшьләр, 233 меңе - авыл яшьләре.

  • Шул ук вакытта туучы балалар саны кимүе, гаиләләрнең күпләп аерылышуы вазгыятендә 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимергә мөмкин.
  • Былтыр Татарстанда 14,2 мең пар аерылышкан дип хәбәр ителгән иде. Шул ук вакытта узган ел 25 меңләп пар өйләнешкән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG