Accessibility links

Кайнар хәбәр

2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада туучылар саны кими, аерылышучылар — арта.

2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимергә мөмкин. Бу хакта 8 июньдә республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге фаразларына караганда, 2028 елга республикада яшьләр саны 100 мең кешегә кимиячәк. Статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", диде ул.

Моны булдырмас өчен министрлык "нормаль гаилә"ләрне ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне булдыру эшен төп өстенлекле юнәлеш итеп куячак.

Парламент утырышында яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында да сүз булды. Депутат Альберт Яһүдин министрдан "Русия Конституциясендә идеология тыелган, дәүләт идеологиясе булмаган очракта сез яшьләрне, патриотлыкны ничек тәрбияләргә җыенасыз?" дип сорады.

Садыйков министрлык идеология мәсьәләсенә тыгылмый, ләкин патриотизм һәм ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү белән шөгыльләнә диде.

Шул ук вакытта кайбер депутатлар бу сорау өчен Яһүдингә кырын карап куйды. "Монда Конституция һәм идеология турында сүз булды, имеш, идеология тыелган. Русия Конституциясендә тыюлар юк. Татарстанныкында да. Сорау биргәндә игътибарлырак булыгыз", диде Николай Рыбушкин.

Бәхәскә депутат Марат Галиев та кушылды. "Анда дәүләттә бер әйдәп баручы идеология була алмый диелгән. Идеологияне тыеп булмый, бу фикерләүне тыйган кебек. Әмма, дәүләт радикал экстремистик идеологияләрне тыя", диде Галиев.

Быел яшьләр эшләре министрлыгының еллык утырышында да патриотик тәрбия мәсьәләсе күтәрелгән иде. Садыйков һәм башкаларның чыгышларыннан төрле яшьләр оешмаларының милитаризмга борыла башлавы аңлашылды.

Садыйков яшьләр проектларының күпчелеген "ватанпәрвәрлек", "ватанны яклау" рухында эшли дип күрсәтте. Ул Украинага каршы сугышта Татарстанның "иң яхшы яшьләре" катнаша дип белдерде. Узган ел Татарстанда яшьләр сәясәтенә бюджеттан барлыгы 2,9 млрд сум тотылган.

Русия басып алган төбәкләрдә һуманитар ярдәм күрсәтүдә 6 мең волонтер катнашкан диде министр. Моңа кадәр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы мобилизациянүчеләр өчен 37 млн сумга кирәк-яраклар (итек, эчке термокием, букча, баш киеме һәм башкалар) сатып алуы билгеле булды.

  • Яшьләр санының кимүенә килгәндә, соңгы елларда республика демографик упкында утыра. 2022 елда үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган. 2019 елда Татарстанда 22 316 бала дөньяга килгән булса, 2022 елда аларның саны 18 979 балага калган. Узган ел 27 430 пар өйләнешсә, 14 568 пар аерылган.
  • Моңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дип фаразлады.
  • Cоңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, ул 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.
  • Бәйсез демограф Алексей Ракша Татарстанда халык саны миграция хисабына сакланачак, Башкортстанда яшәүчеләр саны нык кимиячәк, дип Азатлыкка сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG