Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшьләр сәясәте: хакимият "деструктив" дип саналган яшьләргә каршы көрәш башлый


Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының еллык киңәшмәсе, Казан, 1 март 2023
Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының еллык киңәшмәсе, Казан, 1 март 2023

Миңнеханов яңа субкультура артында чит илләр тора дип саный. Белгечләр моны яңа дошман эзләү дип аңлата.

Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәте белән килешмәүче яшьләргә каршы көрәш башлый. Сүз соңгы вакытта "ЧВК Рёдан" кебек оешма вәкилләренең активлашуы турында бара. Моннан тыш, республика рәсмиләре яшьләр игътибарын ватанпәрвәрлек һәм сугышны яклау темасына көчәйтәчәк. Бу хакта бүген Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының еллык киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Татарстанда яшьләр оешмалары милитаризмга таба борыла

Бер ел элек Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы илдә яшьләр сәясәтенең үзгәрүенә һәм тоталитар режимдагы традицияләрне торгызуга китерде. Татарстан да чыгарма түгел. Республикада яшьләр өчен каралган бюджет акчалары шушы юнәлешкә агыла башлады. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков яшьләр проектларының күпчелеген "ватанпәрвәрлек", "ватанны яклау" рухында эшли дип күрсәтте. Ул Украинага каршы сугышта Татарстанның "иң яхшы яшьләре" катнаша дип белдерде. Узган ел Татарстанда яшьләр сәясәтенә бюджеттан барлыгы 2,9 млрд сум тотылган.

Сугыш елында Татарстанда яшьләр оешмалары эшен милитаризм рухына күчерделәр. Русия басып алган төбәкләрдә һуманитар ярдәм күрсәтүдә 6 мең волонтер катнашкан диде Садыйков. Моңа кадәр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы мобилизациянүчеләр өчен 37 млн сумга кирәк-яраклар (итек, эчке термокием, букча, баш киеме һәм башкалар) сатып алуы билгеле булды.

Узган ел Украинадан Русиягә күчерелгән 386 бала Татарстанның җәйге аланнарында катнашкан. Быел "Ватанпәрвәрлекне көчәйтү һәм яшьләрне тискәре агымнардан саклар өчен" Чистайда "Ватан" үзәге, Нурлат, Ютазы, Әлкидә яшүсмерләр клубы ачылачак.

"Форпост" җәмәгать тәртибен саклауда яшьләр үзәге мөдире Тимур Камалетдинов белдерүенчә, оешмадан 51 кеше Украинадагы сугышка җибәрелгән. Ул Татарстан ватанпәрвәрлек тәрбиясе програмына акча аз булуга зарланды.

"2021 елда 48 млн сум бүленгән иде. Узган ел финанслау 2014 елгы дәрәҗәгә төште", диде ул.

Соңрак Миңнеханов "ватанпәрвәрлек" өчен акчаны арттырырга вәгъда итте.

Моңа кадәр Татарстанда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү стратегиясе расланды. Киләсе өч елда яшь натуралистлар һәм яшь армиячеләр хәрәкәтләрен үстерүгә игътибар биреләчәк.

Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Декабрь аенда "Беренчеләр хәрәкәте" оешты. Татарстанда аның бүлеген элекке яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкли. Яңа оешма алга таба ничек эшләячәге турында әйтелмәде.

Миңнеханов: деструктив көчләр артында чит илләр дә тора

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген төп бурыч - яшьләрдә ватанпәрвәрлек, илне якларга әзер булу хисен тудыру дип белдерде. Ул мәктәпләрдә генә түгел, студентлар арасында да бу эшне көчәйтергә чакырды.

Соңгы көннәрдә Русиядә активлашкан "ЧВК Рёдан" тарафдарлары Татарстанда да булуы ачыкланды. l Миңнеханов бу агым артында чит илләр дә тора дип саный.

"Министырлык җитәкчелеге яшьләрнең деструктив җәмгыятькә җәлеп ителүенә игътибар итәргә тиеш. Бу эш социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кулланып башкарыла. Без яшь буын вәкилләренең хокук бозу очракларын теркибез. Бу эш чит илдән дә башкарыла", диде ул.

Миңнеханов Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итеп, элекке еллардагы тәҗрибәне искә төшерде. Заманында Татарстан эчке эшләр министры булып эшләгәндә Сәфәров республикада оешкан җинаятьчел төркемнәр (ОПГ) белән көрәшкән кеше, ихтимал, президент шул тәҗрибәне искә алды.

Ватанпәрвәрлек темасын дәвам итеп, Миңнеханов бу эш белән "30 ел беркем шөгыльләнмәде" дип белдерде һәм татарчага күчте:

"Яшьләрдә - киләчәк. Бүген нәрсә салабыз, ничек өйрәтәбез, шулай булачак. Үзенең әти-әнисен яратмый торган кешедән нинди патриот булырга мөмкин? Әгәр ул үзенең авылын, шәһәрен, республикасын яратмый икән. Шуңа күрә гаиләдә, мәктәптә, балалар бакчасында, югары уку йортларында тәрбияләргә кирәк", диде ул.

"Деструктив" яшьләр белән көрәш куәт оешмалары һәм медиа аша алып барылачак

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, "деструктив" юлда йөри дип саналган яшьләр белән көрәш куәт оешмалары белән берлектә алып барылачак. Ул моңа кадәр "Ориентир" үзәге, Татарстан эчке эшләр министрлыгы, республиканың терроризмга каршы комиссиясе белән берлектә "аеруча игътибарга ия" булган яшьләрне күзәтүгә алуларын сөйләде.

"Экстремизм һәм терроризмны кисәтү програмы нигезендә супервизия (белгечләрнең квалификациясен үстерү ысулы) кулланыла. 2022 елда 281 белгечкә 198 супервизия ясалды", диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген 2 781 яшь буын вәкиле "куркыныч тудыручы төркем"гә кертелгән.

"Быел без яшьләр арасында деструктив төркемнәр белән эшләүдә комплекслы програмны башлыйбыз. Бу аудиторияне уңай мохиткә кертергә тырышачакбыз. Әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләне яктырту һәм уңай мәгълүмат бирү өчен медиа белән берлектә игътибарлы эш алып барырга кирәк", диде ул.

"Бу - эчке дошманны эзләү һәм сугышның тискәре нәтиҗәсен каплау"

Сәясәт белгече, Дөнья татар яшьләренең элекке рәисе Руслан Айсин бүген хакимият яңа дошманнар эзләү белән мәшгуль дип саный.

"Рёдан" темасын мин провокация дип күрәм, чөнки бу кампания махсус 22 февральдә башланды. Сугыш башлануга бер ел тулганда аның тискәре нәтиҗәләрен каплау һәм яшьләрнең бәйсез оешмаларына басым ясау өчен эшләнде.

Бүген хәтта сәясәт белән бәйле булмаган бәйсез иҗат төркемнәренә дә, җырлап-биеп йөргән егетләргә, геймерларга карата контроль көчәячәк. Хәзерге вакытта сәясәт белән мавыккан оешмалар юк диярлек. Булса да, алар хакимият кулында. Бу систем үзенә яңа дошманнар эзли. Куәт органнарын ашатып-эчертеп тору өчен мөһим ул. Эчке дошман булып бүген яшьләр, иртәгә - заводта эшләүчеләр, аннары - язучылар торуы ихтимал. Бу Сталин чорында алып барылган кампания кебек.

Ни өчен протестка чыгучы яшьләр турында сөйләнмәде? Бүген Навальный активистлары оешкан төстә юк, алар интернетта утыра. Һәрбер активист артында өч-дүрт шымчы тора. Шуңа бүген яңа зур дошман табарга кирәк.

Бу хәлләр яшьләргә тискәре йогынты ясый. Алар читләшә, хакимият белән мөнәсәбәт корырга теләми. Рәсми сәясәт аларга тәэсир итмәячәк. Бүген буыннар каршылыгы кискенләшүе күренә. Яшьләрдә протест хисен бетереп булмый", диде ул.

"ЧВК Рёдан" — Русиядә оешкан яңа субкультура. Аның вәкилләре Hunter x Hunter исемле япон аниме сериалыннан илһамлана диелә. Сериал сюжетында "Геней Рёдан" исемле җинаятьчел төркем бар. "ЧВК Рёдан" атамасы шуннан алынган. Аның тарафдарлары сериалдагы сыман чәчләрен карага буйый, киеменә үрмәкүч тамгасын, 4ле санын ябыштыра. Полиция үсмерләрне шушы тамгалардан танып тоткарлый.

Рёданнар "оффник"ларга, ягъни сәбәпсез сугышучыларга каршы көрәшүен белдерә. Шундыйларның берсе дип даими низаг тудыручы футбол җанатарларын атыйлар.

Узган ялларда Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда "ЧВК Рёдан" тарафдарларын тоткарладылар. Казан полициясенең Мәскәү бүлеге 15-20 яшьләрдәге 16 кешене кулга алган.

Хәрәкәт Татарстанда да үз тарафдарларын тапкан. Telegram-да аларның "Редан Казань" дип аталган каналлары бар. Анда 2,5 меңнән артык кеше язылган иде. Күптән түгел ул каналны яптылар.

Сәясәтче Юлия Галямина яшүсмерләр арасында сугышулар - җәмгыятьне милитарлаштыру нәтиҗәсе дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG