Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең яртысында бер айга җитәрлек тә җыеп куелган акча юк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җыелган акчалары булмаучы русияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. 2022 елның сентябрендә андыйлар 24 процент булса, 2023 елның гыйнварында — 35 процент.

Русияләрнең яртысында (51 процентында) гаиләләренең бер айлык кереме күләмендә җыеп куйган акчалары юк. Бу "Левада" үзәгенең 2024 елның гыйнвар аена булган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә.

Социологлар мәгълүматынча, сорауларга җавап биргән русияләрнең 35 процентында җыеп куйган акчалар бөтенләй юк, 16 процентында бер айлык керемнәреннән азрак күләмдә бар. Сораштыруда катнашканнарның 26 проценты бер айлык керемнәре кадәр акчасы булуын әйткән. 11 процентында 2-3 айга, биш процентында 4-12 айга җитәрлек акча бар, ә өч процентында бу акчалар еллык кеременнән артыграк.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җыеп куйган акчалары булмаучы русияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. 2022 елның сентябрендә андыйлар 24 процент булса, 2023 елның гыйнварында - 35 процент.

Бу тикшеренү шәхси әңгәмәләр юлы белән уздырылган. Социологлар 18 яшьтән өлкәнрәк булган 1621 кеше белән сөйләшкән. Алар Русиянең 50 төбәгендәге 137 торак пунктлардан диелә.

  • 2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган. Былтыр шундый бурычларның күләме 34,91 млн сумны тәшкил иткән. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.
  • Былтыр октябрь аенда билгеле булганча русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сум булган. Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән. Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.
  • Күптән түгел Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.
  • Шул ук вакытта президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG